Thursday, 27 April 2017 08:04

«Әлли-бәлли-бәү» («Спи, моя радость») бәйгесе нигезләмәсе

Rate this item
(1 Vote)

Нигезләмәне түбәндәрәк укыгыз:

«Әлли-бәлли-бәү» («Спи, моя радость») бәйгесе нигезләмәсе

1. Бәйгене гамәлгә куючылар − «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы һәм «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды.

2. Бәйгенең максаты – баланы милли йолалар, гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләүче татар гаиләләрен җәмгыятькә күрсәтү, татар гаиләсенең дәрәҗәсен үстерү, татарча бишек җырларының бала тәрбияләүдәге әһәмиятле ролен билгеләү.

Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

Бәйге 2017 нчы елның 1 маеннан 20 октябренә кадәр үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы гаиләләр катнаша ала.

Бәйге шартлары буенча катнашучылар үзләре башкаруындагы бишек җырларын видеотасмага яздырырга һәм редакциябезнең электрон почтасы аша – This email address is being protected from spambots. You need JavaScript enabled to view it.  яки  Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, («ТАТМЕДИА» АҖ бинасы, «Салават күпере» журналы редакциясе) адресларына җибәрергә тиеш. Бишек җырын сайлау – катнашучы хокукында.

Видеоязма 5 минуттан артмаска тиеш һәм аның avi форматында булуы кулай. 2017 нчы елның 1 августыннан конкурсантларның видеосюжетын редакция  www.salavatkupere.com рәсми сайтына урнаштырып, интернет аша тавыш бирү оештырылачак.

Катнашучылар 2017 елның икенче яртыеллыгына «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә редакциянең электрон адресына This email address is being protected from spambots. You need JavaScript enabled to view it. җибәрергә тиеш.

Бәйгенең өстәмә шартлары –  катнашучының киеме (баш киеме, стиле) милли орнамент белән бизәлгән булырга тиеш.

Нәтиҗәләр ясау вакыты: 2017 нчы елның 1 ноябренә кадәр.

Әлеге бәйгедә катнашучылар эшләрен (гариза, видеофайл, фоторәсемнәр) редакциягә юллаганда, үзләренең әлеге нигезләмә белән таныш булуларын, юлланган фоторәсемнәр, видеязма һәм башка төрле мәгълүмат өчен җаваплы булуларын, алар тарафыннан җибәрелгән мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернет чыганакларында куллануны рөхсәт итүләрен раслый.

Таләпләр

  1. Гариза-анкета (1 кушымта)
  2. Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (күчермә) (2 кушымта)
  3. Видеосюжет 5 минуттан артмаска тиеш (aviформатында булуы кулай)
  4. 2017 елның икенче яртыеллыгына «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсе.

Йомгак ясау, бүләкләү

Бәйге нәтиҗәләре буенча 1,2,3 нче урыннар билгеләнәчәк. Аларга Татар иҗтимагый фондыннана һәм «Салават күпере» редакциясеннән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак.

Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Тавыш бирү тәртибе

Һәр ошаган эшкә тавыш бирергә мөмкин. Һәр тавыш бирү автомат рәвештә теркәлеп барачак. Тавышларны санау программасы түбәндәгечә көйләнәчәк: шикле активлык күзәтелгән очракта система счетчик күрсәтмәләрен автомат рәвештә юкка чыгарачак.

Сорауларны 222-09-86 (1648) телефон номеры аша бирергә мөмкин.

1 Кушымта

«Әлли-бәлли-бәү» бәйгесендә катнашу өчен

Гариза-анкета

Катнашучының исем, фамилия, әтисенең исеме

Катнашучының яше

Бишек җырының исеме, авторы

Адрес, телефон номеры, эш урыны, адресы (булса)

Электрон адрес

2 Кушымта

СОГЛАСИЕ

на размещение материалов и фотографии

Я, _________________________________________,

                                      (Ф.И.О. участника)

дата рождения: ______________, паспортные данные: №________ серия_____________, выдан __________________________________________ от __________________, предоставляю полное право публиковать фотографии, материалы, касающиеся меня и моей семьи полностью или фрагментарно на страницах журнала и официальном сайте, а также на официальных страницах в социальных сетях филиала АО «ТАТМЕДИА» «Редакция журнала «Салават купере» (аудио, видео и печатных носителях).

         Я подтверждаю, что не буду оспаривать авторские и имущественные права на эти фотографии.

Настоящим я удостоверяю, что имею полное право заключить настоящее соглашение. Я подтверждаю, что являюсь  полностью дееспособным лицом. Также подтверждаю, что полностью ознакомлен(а) с вышеупомянутым разрешением.

Адрес:__________________________________

Телефон _______________________________

Подпись_______________________________                                       подпись/расшифровка

Дата__________________

Поделитесь с друзьями

Read 417 times

Leave a comment

Make sure you enter all the required information, indicated by an asterisk (*). HTML code is not allowed.

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич