Thursday, 27 April 2017 08:30

«Иң яхшы сценарий» («Самый лучший сценарий») бәйгесе нигезләмәсе

Rate this item
(2 votes)

Нигезләмәне түбәндәрәк укыгыз:

«Иң яхшы сценарий» («Самый лучший сценарий») бәйгесе нигезләмәсе

1. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы.

2. Бәйгенең максаты – «Салават күпере»нең театр репертуарын баету, балалар бакчалары, мәктәп балалар белән берлектә «Салават күпере» театры геройлары катнашырлык спектакльләр архивын булдыру, аларны җәмгыятькә тәкъдим итү.

Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

Бәйге 2017 нчы елның 1 маеннан 1 нче сентябренә кадәр үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр катнаша ала.

Һәр катнашкан тәрбияче яки мөгаллим үзе иҗат иткән сценарийны редакциябезнең электрон почтасына – This email address is being protected from spambots. You need JavaScript enabled to view it. яки Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, («ТАТМЕДИА» АҖ бинасы, «Салават күпере» журналы редакциясе) адресларына җибәрергә тиеш. Сценарийның якынча темалары: әдәп-әхлак, гаилә, тәрбия, белем, туган тел, китап. Шулай ук катнашучылар актуаль һәм мөһим дип санаган башка теманы да сайларга мөмкин. Төп шарт – әлеге пьесада журнал геройлары - Шүркә, Елмай, Шалай, Галим һәм балаларның катнашуы.

Гариза-анкетаны тутырганда төп шарт – катнашучы узенең тулы исем фамилиясен, адресын, кайсы оешмага каравын, шәхси телефон номерын һәм сценарийның тулы исемен язарга тиеш.

Катнашучылар 2017 елның икенче яртыеллыгына «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә редакциянең электрон адресына This email address is being protected from spambots. You need JavaScript enabled to view it. җибәрергә тиеш.

Нәтиҗәләр ясау вакыты: 2017 нче елның сентябре.

Әлеге бәйгедә катнашучылар эшләрен (гариза,сценарий) редакциягә юллаганда, үзләренең әлеге нигезләмә белән таныш булуларын, юлланган мәгълүмат өчен җаваплы булуларын, алар тарафыннан җибәрелгән мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернет чыганакларында куллануны рөхсәт итүләрен раслый.

Таләпләр:

  1. Гариза-анкета (1 кушымта)
  2. Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (күчермә) (2 кушымта)
  3. Сценарий.
  4. 2017 елның икенче яртыеллыгына «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсе.

Йомгак ясау, бүләкләү

Жюри тарафыннан сайлап алынган һәм иң яхшы дип табылган  сценарий авторына «Салават күпере» журналының истәлекле бүләге һәм дипломы тапшыралачак.

Бәйгенең шартлары үзгәргән очракта, бу хакта мәгълүмат salavatkupere.com сайтында урын алачак.

Сорауларны 222-09-86 (1648) телефон номеры аша бирергә мөмкин.

1 Кушымта

«Иң яхшы сценарий» бәйгесендә катнашу өчен

Гариза-анкета

Катнашучының исем, фамилия, әтисенең исеме

Катнашучының яше

Сценарийның исеме, авторы

Адрес, телефон номеры, эш урыны, адресы (булса)

Электрон адрес

2 Кушымта

СОГЛАСИЕ

на размещение материалов и фотографии

Я, _____________________________________________,

(Ф.И.О. участника)

дата рождения: ______________, паспортные данные: №________ серия_____________, выдан __________________________________________ от __________________, предоставляю полное право публиковать фотографии, материалы, касающиеся меня и моей семьи полностью или фрагментарно на страницах журнала и официальном сайте, а также на официальных страницах в социальных сетях филиала АО «ТАТМЕДИА» «Редакция журнала «Салават купере» (аудио, видео и печатных носителях).

Я подтверждаю, что не буду оспаривать авторские и имущественные права на эти фотографии.

Настоящим я удостоверяю, что имею полное право заключить настоящее соглашение. Я подтверждаю, что являюсь  полностью дееспособным лицом. Также подтверждаю, что полностью ознакомлен(а) с вышеупомянутым разрешением.

Адрес:__________________________

Телефон ________________________

Подпись________________подпись/расшифровка

Дата__________________

Поделитесь с друзьями

Read 459 times

Leave a comment

Make sure you enter all the required information, indicated by an asterisk (*). HTML code is not allowed.

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич