Понедельник, 14 октября 2019 11:56

«Көзге матурлык»

Һәр фасылның үз матурлыгы бар. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ел фасылы башкаларыннан аеруча матур. Урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Каеннар иң беренче булып яфракларын коя башлыйлар, ә инде аннан соң калган агачлар да, киемнәрен алыштыралар.

Көз табигатьне төрле төсләргә буяп, төрле буяуларга мана. Кызыл, алтынсу – бу төсләр көзнең аеруча бер үзенчәлеге булып торалар. Урманнарда агачлар, болыннарда үләннәр үзләренә хас булган бер төс алалар.

Ә болай, көз бик матур ел фасылы, әле кайчан без шундый матурлык күрә алыр идек? Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямьләндереп җибәреп була? Әлбәттә, сезнең бакча һәм мәктәпләрдә эшләнгән кул эшләнмәләре белән. Шул уңайдан «Көзге матурлык» дип аталган кул эшләнмәләре (поделка) бәйгесе башлап җибәрәбез. Эшләрегезне фотога төшереп Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. адресына юллагыз. «Көзге матурлык» дип тамгаларга да онытмагыз. Бергәләп сайтыбызда иң матурларын сайларбыз, урыннар билгеләрбез. Иң шәпләрен, әлбәттә, шәп бүләкләр көтә! Эшләрне кабул итүнең соңгы срогы - 31 октябрь

Дусларың белән бүлеш

 

 




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»