Понедельник, 09 августа 2021 13:38

«Салават күпере – минем ярдәмчем» бәйгесе нигезләмәсе

                                     

                                                                                   

         1. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы

        

         Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

Бәйге 2021 ел май -2021 ел декабрь аралыгында үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы тәрбиячеләр катнаша ала.

Бәйге шартлары буенча тәрбиячеләр үзләренең эшләрен редакциябезнең электрон почтасы аша Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. яки Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, («ТАТМЕДИА» АҖ бинасы, «Салават күпере» журналы редакциясе) адресларына җибәрергә тиеш.

         Нәтиҗәләр ясау вакыты: 2021 нчы елның декабрь ае.

         Әлеге бәйгедә катнашучылар эшләрен редакциягә юллаганда, үзләренең әлеге нигезләмә белән таныш булуларын, юлланган фоторәсемнәр һәм видеофайллар, башка төрле мәгълүмат өчен җаваплы булуларын, алар тарафыннан җибәрелгән мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернет чыганакларында куллануны рөхсәт итүләрен раслый.

Бәйгенең шартлары.

Беренче этап. Бәйге өч этаптан торачак. Беренче этапта, шөгыльләрдә “Салават күпере” журналыннан ничек файдаланганыгызны күрсәтеп, видео төшерегез һәм аны “Салават күпере – минем ярдәмчем” тамгасы белән Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. адресына җибәрегез. Видеофайллар 12 минуттан да артмаска тиеш. Беренче этап 4 май – 1 октябрь аралыгында узачак.

Икенче этап. Беренче этапта уңышка ирешкән укучыларыбыз икенче этапка узачак. Инстаграм аккаунтында барган “Тәрбияче фикере” проектында катнашу,  туры эфирда үзенең эш тәҗрибәсен уртаклашып, мастер-класс күрсәтү. 

Өченче этап. Иң креатив авторлар белән 30 декабрьгә кадәр түгәрәк өстәл янында җыелып белгечләр белән фикер алышу каралган.

Таләпләр

  1. Видеофайллар 12 минуттан да артмаска тиеш.
  2. 2022 елның беренче яртыеллыгына (гыйнвар-июнь) «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсе.

Йомгак ясау, бүләкләү

Бәйгегә жюри нәтиҗә чыгара. Өч җиңүче билгеләнә. Беренче урын – 3000 сум. Икенче урын –2000 сум. Өченче урын –1000 сумлык сертификатка һәм дипломга лаек була. Барлык катнашучыларны дипломнар көтә. Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Сорауларны 222-05-46 (16-46) телефон номеры аша бирергә мөмкин.

                       

                                    

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»