Wednesday, 27 August 2014 00:00

Мистер һәм Мисс Салават күпере

Written by 
Rate this item
(0 votes)

   Әйе, әйе! Ялгышмыйсың! «Салават күпере»ң сиңа өр-яңа бәйгедә катнашырга тәкъдим итә! Журналның бәйгеләре бик күп дип аптырама, арабызда сәләтле, матур, зирәк, уңган яшьтәшләр җитәрлек бит! Бу юлы без «Мистер Салават күпере» һәм «Мисс Салават күпере» титулына ия булырлык талантлар эзлибез! Җиңүчеләргә бүләкләребез һәрвакыттагыча шәп – заманча планшет!

Димәк:

1. Бәйгедә 12 яшькә кадәр кызлар һәм малайлар катнаша.

2. Редакция адресына үзең турында презентация (формасы ирекле: аудио, видео, язмача һ.б.) җибәр. Презентациядә синең кайсы өлкәдә көчле булуың (җырлый-бию, шигырь яки хикәя язу, чигә-тегә белү яки башка талантың) ачык күренсен. Үзеңне ничек мактый аласың – шулай макта! Ә мактануларың диплом, грамота яки башка рәсми документларның күчермәләре белән расланса, тагын да яхшырак!

3. Бәйгедә катнашыр өчен исем-фамилияңне, элемтә өчен телефон номерыңны, фотоларыңны һәм «Салават күпере» журналына 2014 нче елга язылу турында квитанция күчермәсен җибәрергә онытма!

4. Иң яхшы эшләр өчен тавыш бирү www.salavatkupere.com сайтында барачак.

5. Эшләр 2014 нче елның 15 нче декабренә кадәр кабул ителә! Нәтиҗәләр, ягъни «Мистер һәм Мисс Салават күпере» исеменә лаек булган 1 малай һәм 1 кыз бала 2015 нче елның гыйнвар санында билгеле булачак!

 

 

Поделитесь с друзьями

Read 1878 times

Leave a comment

Make sure you enter all the required information, indicated by an asterisk (*). HTML code is not allowed.

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич