Җиңүчеләр

Җиңүчеләр (9)

8MIiWMzA O0

I qJ5rLP1FY

  Хәерле көн ,дусларыбыз! "Мин "Салават күпере"н яраткан йорт хайваны белән укыйм" конкурсының чираттагы җиңүчеләрен билгеләр вакыт җитте.

 Алар Актаныштан Риана Сибгатуллина (20 тавыш) һәм Алинә Сабитова (19 тавыш). Котлыйбыз җиңүчеләрне!!! Сезнең фотосурәтләрегез июнь санында дөнья күрәчәк! 

      Дустым, син дә бу конкурста катнаша аласың! Моның өчен сиңа бары тик яраткан йорт хайваны һәм журнал тотып төшкән фотосурәтеңне безгә электрон адреска (This email address is being protected from spambots. You need JavaScript enabled to view it.) җибәрергә кирәк.Без аны сайтыбызга(www.salavatkupere.com) урнаштырабыз һәм сезгә тавыш җыярга кирәк булачак. Җиңүчеләр, ягъни сайтта иң күп каралган фотосурәтләр журналда басылачак.

ИГЪТИБАР!!! Тавыш җыю ысуллары гадел булуы шарт! Тавыш бирү барышында 1 кеше 1 компьютердан көнгә 1 тапкыр гына тавыш бирә ала. Фотоның 1 генә компьютердан күп тапкыр каралган булуы исәпләнми. Бу тавыш бирү гадел булсын өчен эшләнелә. Уңышлар!

CKSpGSJZeQwG0eZ8HkQDls

Хәерле көн ,дусларыбыз! "Мин "Салават күпере"н яраткан йорт хайваны белән укыйм" конкурсының чираттагы җиңүчеләрен билгеләр вакыт җитте.

 

Космонавтика көне уңаеннан оештырылган сорау-уенның җиңүчесе Ләйсән Суханаеваның сеңлесе Гөлназга бүген редакциябездә тәмле буләк тапшырылды. Чын күңелдән котлыйбыз сезне!Киләчәктә дә бәйгеләрдә актив катнашырсыз дип ышанабыз!

Алар «Салават күпере»нең апрель саны нинди бүләк алып киләчәген беренчеләрдән булып язды! Котлыйбыз!!! Айгөл һәм Айзилә кебек актив, сәләтле укучыларыбыз, журналыбызның тугры дуслары белән горурланабыз! Рәхмәт сезгә!

P.S. Айзиләнең «салават күперле» шапка һәм шарфына игътибар итегез әле. Ул аны әнисенә махсус заказ белән бәйләткән. «Айзилә «Салават күпере»н бик яратып укый, бәйгеләрдә дә актив катнаша. Бу шапка белән шарф – тулысы белән аның идеясе. Яраткан журналына мәхәббәт билгесе», ди әнисе Айгөл Сабирова.

         

IMG 7609

Дуслар, күптән түгел «Елмаю бүләк итәм!» дигән бәйге игълан иткән идек. Аның җиңүчесе дип Алинә Сәмитова (2 сыйныф, Аксу, Буа) табылды. Һәм менә бүләкне, ягъни «Елмаю бүләк итәм!» дип язылган һәм елмаю (смайлик) төшкән футболканы алырга редакциябезгә Алинә үзе килде.

Котлыйбыз сине, дустыбыз! Алга таба да уңышлар, безнең актив, даими укучыбыз булып калуыңны телибез!

Алинәгә бүләк тапшыру видеоязмасын түбәндәрәк карагыз:

fOgK dm yKM

Кадерле укучыларыбыз! «Салават күпере»нең апрель саны белән бик шәп магнит киләчәк. Анда яраткан журналыгыз турында бик күп файдалы мәгълүмат тупланган! Иң күренә торган урынга ябыштырыгыз! Һәрвакыт бергә булыйк!!! Бу турыда Вконтакте һәм инстаграм социаль челтәрендә барган сораштыру җиңүчеләре турында түбәндәрәк укыгыз:

20170404 125801

Видеоязманы түбәндәрәк карагыз:

31 нче март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында мәктәп театр коллективларының «Сәйяр» шәһәр фестивале финалы үтте. Нинди генә чыгышлар булмады! Елатырлык та, көлдерерлек тә. Һәм инде шунысы ачык иде: бу коллективлар чыннан да җиңүгә лаек. Матур чыгышлары белән сөендергән барлык балаларга, әти-әниләренә, җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади үрләр телибез!

Фестивальнең матур мизгелләрен түбәндәрәк карагыз:

20170330 090602

«Котлыйм сине!» бәйгесе җиңүчесе Айзилә Сабирова (Казан) белән видеоязманы түбәндәрәк карагыз:

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич