Rate this item
(5 votes)

xBc9Ec6wZkA

Дуслар, «Мин «Салават күпере»н яраткан йорт хайваны белән укыйм» бәйгесенең шартлары үзгәрде. Аларны түбәндәрәк укыгыз:

CKSpGSJZeQwG0eZ8HkQDls

Хәерле көн ,дусларыбыз! "Мин "Салават күпере"н яраткан йорт хайваны белән укыйм" конкурсының чираттагы җиңүчеләрен билгеләр вакыт җитте.

 

Космонавтика көне уңаеннан оештырылган сорау-уенның җиңүчесе Ләйсән Суханаеваның сеңлесе Гөлназга бүген редакциябездә тәмле буләк тапшырылды. Чын күңелдән котлыйбыз сезне!Киләчәктә дә бәйгеләрдә актив катнашырсыз дип ышанабыз!

Rate this item
(7 votes)

Бәйгенең шартларын түбәндәрәк укыгыз:

Rate this item
(15 votes)

Дуслар, 26 нчы апрель – халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан «Без − Тукай оныклары» дигән балалар рәсемнәре бәйгесе игълан иткән идек. Катнашучыларның рәсемнәрен сайтыбызга урнаштырдык: http://salavatkupere.com/bezge-yazalar/itemlist/category/134-balalar-igaty

Тавыш бирү 25 апрельгә кадәр барачак. Нәтиҗә 26 апрельдә ясалачак.

Игътибар, тавыш җыю ысуллары гадел булуы шарт! Тавыш бирү барышында 1 кеше 1 компьютердан көнгә 1 тапкыр гына тавыш бирә ала. Эшнең 1 генә компьютердан күп тапкыр каралган булуы исәпләнми. Рәсемне караганнан соң, безнең ВКдагы биттә шушы язма астында комментарийларда эш ошады дип, яки + тамгасы калдырыгыз. Бу тавыш бирү гадел булсын өчен эшләнелә. Уңышлар!

Rate this item
(0 votes)

IMG 7639

 

13 нче апрель көнне Казанда Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсының финалы узды. Конкурс шигърият, чәчмә әсәр, балалар әдәбияты, әдәби блог дигән дүрт номинациядә иҗатка тартылган яшь дусларыбызның матур эшләрен бәяләде. Һәм менә финалга «иң-иң»нәре җыелды. Язманың дәвамы һәм чараның матур мизгелләре түбәндәрәк:

Rate this item
(3 votes)

1

«Елмаю бүләк итәм!» бәйгесе катнашучысы Рәхим Сәлимгәрәевның (5 яшь, 4 нче «Ләйсән» балалар бакчасы, Кукмара) әнисе белән видеоязманы түбәндәрәк карагыз:

Алар «Салават күпере»нең апрель саны нинди бүләк алып киләчәген беренчеләрдән булып язды! Котлыйбыз!!! Айгөл һәм Айзилә кебек актив, сәләтле укучыларыбыз, журналыбызның тугры дуслары белән горурланабыз! Рәхмәт сезгә!

P.S. Айзиләнең «салават күперле» шапка һәм шарфына игътибар итегез әле. Ул аны әнисенә махсус заказ белән бәйләткән. «Айзилә «Салават күпере»н бик яратып укый, бәйгеләрдә дә актив катнаша. Бу шапка белән шарф – тулысы белән аның идеясе. Яраткан журналына мәхәббәт билгесе», ди әнисе Айгөл Сабирова.

         

Page 2 of 7

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич