«Почта хезмәткәрләре һәм бүлекчәләре бәйгесе» «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Татарстан почтасы» белән берлектә инде җиденче тапкыр уздырыла икән. Почта хезмәткәре никадәр күбрәк кешене вакытлы матбугатка яздыра, шулкадәр җиңү мөмкинлегенә ия була. Иң мөһиме – язылучылар саны узган елдан күбрәк булырга тиеш.
Шунысы куанычлы, республикабызда үз эшен җиренә җиткереп, хезмәткә күңел биреп эшләүчеләр күп. Почта хезмәткәрләре бу яктан алдынгылар рәтендә. Җил-буран, кар-яңгыр явып торса да, алар – хезмәттә. Бүтәнчә була да алмый, почта хезмәткәрен һәр йортта көтеп алалар. Ни дисәң дә, халыкны матбугат белән тоташтыручы күпер ролен үти бит алар. «Иң-иң»нәрен бүген «Татамедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Александрович Кузьмин котлады. Җитәкче шулай ук иң яхшы эшләүче почта бүлекчәләрен дә билгеләп үтте. Җиңүчеләр исемлеген түбәндәрәк укыгыз:
31 нче март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында мәктәп театр коллективларының «Сәйяр» шәһәр фестивале финалы үтте. Нинди генә чыгышлар булмады! Елатырлык та, көлдерерлек тә. Һәм инде шунысы ачык иде: бу коллективлар чыннан да җиңүгә лаек. Матур чыгышлары белән сөендергән барлык балаларга, әти-әниләренә, җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади үрләр телибез!
Фестивальнең матур мизгелләрен түбәндәрәк карагыз:
Дуслар, хәтерлисездер, 1 апрель – көлке көне уңаеннан «Елмаю бүләк итәм!» дигән бәйге игълан иткән идек. Анда катнашу өчен, бала үзе белән булган кызык хәл турында язма җибәрергә тиеш иде.
Һәм менә бәйгегә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Дәвамын түбәндәрәк укыгыз:
Оста җавап
Беркөнне безгә тәрбияче апабыз убырлы карчык турында әкият укыды. Әкиятне укып бетергәч, убырлы карчыкның рәсемен күрсәтте. Тәрбияче апа убырлы карчыкның ике тешле генә булуын әйтте, чөнки ул балаларның яңа елга дигән бүләкләреннән шоколад урлап ашаган һәм күп ашагач, аның тешләре төшкән икән. Дәвамын түбәндәрәк укыгыз:
Кунак ашы – кара-каршы
1 нче апрель календарь битләрендә бәйрәм итеп билгеләнмәсә дә, бу көнне көлү, шаяру, күңел ачу ел буена истә кала. Мондый көнне шаяртырга мөмкин, ләкин шаяруны уйлап, саклык белән башкарырга кирәк.
Мин дә үзем белән булган кызыклы хәлне сөйләп үтим әле, дуслар. 1 нче сыйныфта укыганда, 1 нче апрель − көлке көнендә, нишләптер, иптәшләрем белән көн дә уен-көлке белән уйнап йөргәнгәме, аларны алдау миңа кызык тоелмады. Минем башыма укытучыбыз Гөлназ Наиловнаны шаяртасы иде, дигән уй килде. Дәвамын түбәндәрәк укыгыз:
Дуслар, хәтерлисездер, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Әнием портреты» исемле балалар рәсемнәре бәйгесе игълан иткән идек. Рәхмәт, дуслар, сездән бик матур рәсемнәр алдык!
Ә инде журналыбызның баш рәссамы белән берлектәге жюри гадел юл белән тавыш җыйган һәм бала үзе ясаган рәсемнәр арасында нәтиҗә ясады. Дәвамын түбәндәрәк укыгыз: