Rate this item
(2 votes)

Дуслар, ур-ра, бүген 1 нче июнь җәйнең беренче көне! Әле тагын Халыкара балаларны яклау көне дә. Барыгызны да бу матур бәйрәм белән котлыйбыз. Балаларыбыз исән-имин, сау-сәламәт, тыныч тормышта үссеннәр, йөзләреннән шат елмаю китмәсен дигән теләктә калабыз.

«Салават күпере» журналы да бу көнне кечкенә дуслары белән билгеләп үтте. Тулырак мәгълүматны түбәндәрәк укыгыз:

Rate this item
(9 votes)

Хөрмәтле дуслар, журналыбызның 2015 елның май ае санында «Ел тәрбиячесе» дигән бәйге игълан иткән идек. Аның шартлары буенча,тәрбиячеләрнең эшләре сайтыбызга урнаштырылды. Тавышлар материалның ничә тапкыр укылуыннан чыгып исәпләнәчәк.

Тавыш бирү 2016 елның 1 нче августына кадәр salavatkupere.com/konkurs-et сайтында барачак.

«Ел тәрбиячесе» исеменә лаек булган 3 белгеч исеме 2016 елның сентябрь санында игълан ителәчәк.

Thursday, 10 March 2016 00:00

Тагын бер яңа бәйге!

Written by
Rate this item
(2 votes)
Wednesday, 09 March 2016 00:00

Игътибар, яңа бәйге!

Written by
Rate this item
(3 votes)
Tuesday, 09 February 2016 00:00

Яңа бәйге - "Җый һәм җиң 2!"

Written by
Rate this item
(2 votes)
Monday, 21 December 2015 00:00

"Багалмам" бәйгесе җиңүчеләре

Written by
Rate this item
(1 Vote)

   Балалар өчен язучы сәләтле авторларны һәм аларның балалар өчен язган матур әсәрләрен барлау максатыннан 2015 елның апрель аенда «Багалмам» бәйгесе игълан ителгән иде. Ул Татарстан язучылар берлеге белән берлектә үткәрелде. 2015 елның апреленнән алып ноябрьгә кадәр авторлар балалар өчен «Иң яхшы хикәя», «Иң яхшы әкият», «Иң яхшы шигырь» номинацияләренә үзләренең әсәрләрен җибәрделәр. Һәм менә җиңүчеләр дә билгеле.

   «Иң яхшы хикәя» авторы булып, «Сәйди басмасы» хикәясе белән Энҗе Миргаяз кызы Разова (Актаныш) билгеләнде.

   «Иң яхшы әкият» номинациясендә «Кар бөртеге малае» әкияте белән  Зинфира Равис кызы Гарифуллина (Минзәлә, Исәнгол) җиңүче булды.

   «Иң яхшы шигырь» иҗат итүче дип Алисә Альберт кызы Сабирҗанова (Казан) табылды.

   Котлыйбыз!

 

 

Rate this item
(1 Vote)

   Дуслар, «Салават күпере» журналының октябрь санында «Татарстан китап нәшрияты» белән берлектә «Китап сере» бәйгесе игълан ителгән иде. Аның шартлары буенча  журналыбызның яшь укучылары «Татарстан китап нәшрияты» китапларында яшерелгән сүзләрдән серле татар халык мәкален табарга тиеш булдылар. Шулай итеп, китап сөюче күп кенә дусларыбыз безгә үзләре тапкан серле мәкальне юлладылар.  

   1 декабрьгә кадәр «Салават күпере» редакциясенә 19 дөрес җавап килде. Димәк, китапларда яшерелгән мәкаль − «Кояш җирне яктырта, уку – кешене». Дөрес җавап җибәрүчеләр, котлыйбыз сезне! Тулы исемлек белән түбәндәрәк танышырга була:

Rate this item
(1 Vote)

«Яшь инспектор» бәйгесендә катнашучыларның тулы исемлеген түбәндәрәк укыгыз:

Page 6 of 7

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич