Tuesday, 10 March 2015 00:00

Фотолар көтәбез!

Written by
Rate this item
(0 votes)

   Бик тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез, дуслар. Шул уңайдан, "Мин Салават күпере укыйм" сәхифәсенә сездән әби-бабайларыгыз белән "Салават күпере" журналын тотып төшкән фотолар көтеп калабыз. Иң яхшы дип табылган 3 фото журналыбызның май санында урын алачак. 

 

Wednesday, 04 February 2015 00:00

"Яшь инспектор" бәйгесе

Written by
Rate this item
(0 votes)

Rate this item
(1 Vote)

   Кадерле дусларыбыз!  Исегезгә төшерәбез, быел март аенда “Салават күпере” нә 25 яшь тула! Юбилей уңаеннан, «25 туган көн!» дигән бәйге игълан иткән идек. Әлеге бәйгедә катнашып, син үзеңне яраткан журналыңның баш мөхәррире урынына куеп карый аласың! Бәйгенең шарты – үз кулың белән журналның син теләгән макетын ясау, буяулы рәсемнәрең, үзең иҗат иткән шигырь-язмаларың белән тулыландыру, сәхифәләр туплау. Бу эшкә әби-бабаң, әти-әниең, абый-апаңны да җәлеп итсәң була. Син ясаган «Салават күпере» макеты 2015 елның 1 февраленә кадәр «25 туган көн!» тамгасы белән редакция адресына кабул ителә. Бәйгедә катнашучы бер баланың эше дә игътибарсыз калмаячак. Ә иң уңышлы 25 китап авторының макеты буенча журналыбызның март саны чыгачак! Бәлки, ялларда тик ятмыйча, син безгә үз макетыңны җибәргәнсеңдер һәм ул юлдадыр. Ә кем әле өлгермәгән, 1 февральгә кадәр вакыт бар. Бүгеннән безгә кушыл!

Thursday, 09 October 2014 00:00

25 туган көн!

Written by
Rate this item
(0 votes)

   Кадерле дустым! Бу уку елы синең өчен дә, безнең өчен дә истәлекле булачак! Чөнки март аенда «Салават күпере» журналына 25 яшь! Әйе-әйе, инде чирек гасыр буе башта әти-әниеңне, абый-апаларыңны, хәзер сине һәм яшьтәшләреңне шигырь-әкиятләре, төсле рәсемнәре, кызыклы бәйгеләре белән шатландыручы журналның туган көне!

   Киләчәктә дә дуслыгыбыз дәвам итәр дип ышанабыз!

   Юбилей уңаеннан игътибарыңа өр-яңа бәйге тәкъдим итәбез. Ул «25 туган көн!» дип атала. Әлеге бәйгедә катнашып, син үзеңне яраткан журналыңның баш мөхәррире урынына куеп карый аласың! Бәйгенең шарты – үз кулың белән журналның син теләгән макетын ясау, буяулы рәсемнәрең, үзең иҗат иткән шигырь-язмаларың белән тулыландыру, сәхифәләр туплау. Бу эшкә әби-бабаң, әти-әниең, абый-апаңны да җәлеп итсәң була – бергә эшләү күңеллерәк бит! 

Син ясаган «Салават күпере» макеты 2015 елның 1 февраленә кадәр «25 туган көн!» тамгасы белән редакция адресына кабул ителә.

Бәйгедә катнашучы бер баланың эше дә игътибарсыз калмаячак. Ә иң уңышлы 25 китап авторының макеты буенча журналыбызның март саны чыгачак.

Әйдә, дускай, «Салават күпере»нең яңа тарихы синең белән бергә языла башласын!  

Wednesday, 27 August 2014 00:00

Матур сүз

Written by
Rate this item
(0 votes)

 

     Ил буйлап таралган сәләтле яшьтәшләребезне барлау максатыннан сәнгатьле уку буенча«Матур сүз»дип аталган Бөтенроссия онлайн бәйгесе игълан ителә. Ул «ТАТМЕДИА»ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә үткәреләчәк.

Rate this item
(0 votes)

 

   Дускай, сиңа «Салават күпере»н кем алып килә? Әйе, алар белән син күптән таныш – ул хат ташучылар! Көн дә, төн дә армый-талмый хатларны, гәҗит-журналларны дәү букчаларына салып, һәр кешенең почта әрҗәсенә җиткерүче әйбәт абый-апалар алар! Хезмәтләре бик авыр булса да, хат ташучылар һәрвакытта да безгә әйбәт хәбәрләр җиткереп тора! Әйдә, без дә аларның күңелен күрик! Шуңың өчен махсус бәйге уйлап таптык. Җиңүчегә, почтальон Печкин фикере буенча иң кирәкле әйбер – велосипед булачак!

Wednesday, 27 August 2014 00:00

Әбием догалары

Written by
Rate this item
(0 votes)

 

    Кайда кына булсак та, ашауны тәмамлагач, рәхмәт әйтәбез һәм кулларыбыз дога кылырга күтәрелә. Шулай бит? Әби-бабаең укыган догалар сине һәрдаим озатып бара, инде күбесен үзең дә яттан беләсеңдер. Дускай, бүген без сине яңа бәйгедә катнашырга чакырабыз.

Wednesday, 27 August 2014 00:00

Мистер һәм Мисс Салават күпере

Written by
Rate this item
(0 votes)

   Әйе, әйе! Ялгышмыйсың! «Салават күпере»ң сиңа өр-яңа бәйгедә катнашырга тәкъдим итә! Журналның бәйгеләре бик күп дип аптырама, арабызда сәләтле, матур, зирәк, уңган яшьтәшләр җитәрлек бит! Бу юлы без «Мистер Салават күпере» һәм «Мисс Салават күпере» титулына ия булырлык талантлар эзлибез! Җиңүчеләргә бүләкләребез һәрвакыттагыча шәп – заманча планшет!

Page 7 of 7

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич