Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 марта 2017 13:28

Фидан Минәбинов язмасы

Театр яктылыкка, нурга илтә! Безнең гимназиябездә ел саен «Театр фестивале» үтә. Бик тә күңелле, кызыклы, мавыктыргыч бу фестиваль. Һәр сыйныф татарча әсәрләрне сәхнәләштерә. Без, башлангыч сыйныфлар, балалар өчен язылган сәхнә әсәрләрен сайлыйбыз. Берничә ай дәвамында репитицияләр ясыйбыз. Быел фестивальдә катнашып, без беренче урынны яуладык. Бүләк тә бик зур иде –...

Театр яктылыкка, нурга илтә!

Безнең гимназиябездә ел саен «Театр фестивале» үтә. Бик тә күңелле, кызыклы, мавыктыргыч бу фестиваль. Һәр сыйныф татарча әсәрләрне сәхнәләштерә.

Без, башлангыч сыйныфлар, балалар өчен язылган сәхнә әсәрләрен сайлыйбыз. Берничә ай дәвамында репитицияләр ясыйбыз. Быел фестивальдә катнашып, без беренче урынны яуладык. Бүләк тә бик зур иде – сыйныф белән Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында спектакль карау.

Бу чарада катнашу бездә татар әдәбиятына мәхәббәт уята, телебезне баета, дуслаштыра.

Фидан Минәбинов, 3 нче в сыйныф, 2 нче гимназия, Казан.