Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 апреля 2017 08:58

"Кошлар көнен уздырдык!"

Кошлар кайта туган якларына Яз − табигатьнең гүзәл бер чоры. Бар җиһан кышкы йокыдан уяна. Яз безнең күңелләребезне һәм күзләребезне үзенең иң җете төсләре белән иркәли. Әле урамда кар көртләре күп, тик язгы җылы кояш аларны бик тиз эретә. Өй түбәләреннән тып-тып килеп көмеш тамчылар тама. Җылы яклардан күчмә кошлар...

Элек-электән кешеләр җирдә язның нилектән булганын белмәгәннәр, аны җылы яктан каргалар алып килә дип уйлап, кара каргалар килгәч, алар хөрмәтенә «Карга боткасы» дигән бәйрәм ясаганнар. Ә инде көн белән төн тигезләшкәч «Нәүрүз» бәйрәмен үткәргәннәр.

Менә быел без дә китапханәдә 1 нче апрель көнне кошлар бәйрәмен билгеләп үттек.

Зал бәйрәмчә матур итеп бизәлгән, су агышы, кошлар тавышы ишетелә. Бәйрәмгә Яз кызы кунакка килде. Балалар Яз кызын «Яз җитә» җыры белән каршы алдылар.

Әлеге бәйрәм бик матур һәм кызыклы узды. Уеннарга балалар бик теләп катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр.

Соңыннан балалар белән бергә кошлар рәсемен ясадык. Ясалган төрле төстәге матур кошларны агач ботакларына утыртып куйдык.

Камилә Минәхмәтова, 4 нче сыйныф, Кызыл Чишмә, Түбән Кама.