Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 апреля 2017 06:48

Әлмәтнең «Ләйсән» балалар бакчасы нәниләре - чын артистлар!

Нәни артистлар – безнең горурлык Әлмәт шәһәре «Ләйсән» балалар бакчасы» нәниләре төрле әкиятләрне сәхнәләштерергә ярата. Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен бигрәк тә яратып уйнады алар. Хәтта башка бакча балаларын кунакка чакырып, нәни кунакларга да осталыкларын күрсәттеләр. Тулырак мәгълүмат һәм фотолар түбәндәрәк:

Телебезнең затлы җәүһәрләре –мәкальләрне, шигырьләрне, әкиятләрне балалар бик яраталар. Әйтем-мәкальләрне еш кабатлап торганда, бала бәя бирергә өйрәнә, аның сөйләм теле үсә.

Балалар тормышын уеннарсыз, әкиятләрсез күз алдына китерүе бик кыен. Уеннар, әкиятләр аша сөйләм телен камилләштерү һәм туган телне өйрәнү иң үтемле һәм нәтиҗәле чара булып тора, өлгерлек, кыюлык, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, кешелеклелек, сабырлык, миһербанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халкыбызның әкиятләре тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә, аны үстерергә, якларга, сакларга ярдәм итә, балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уята, бер – береңә игътибарлы, шәфкатьле, әдәпле булу сыйфатларын тәрбияли.

Шушы максатларны истә тотып, без үзебезнең балалар бакчасында күп кенә әсәрләрне, әкиятләрне сәхнәләштердек. Барлык әкиятләр арасыннан нәни артистларыбызга бигрәк тә Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен кую ошады. Бу әкиятне без, башка бакча балаларын кунакка чакырып, нәни кунакларга күрсәттек. Киләчәктә дә халык әкиятләре аша, әдәп – әхлак тәрбиясе бирүне дәвам итәрбез дип уйлыйбыз.

Гөлшат Варис кызы Хөснетдинова, Зөлфия Әзгар кызы Бадамшина, Әлмәт шәһәре «Баланың сәләтен үстерү үзәге – 50 нче «Ләйсән» балалар бакчасы»ның I квалификация категорияле тәрбиячеләре.

{jlex}folder:images/urdek{/jlex}