Monday, 24 April 2017 08:18

Арча районы Ашытбаш авылында Тукай бәйрәме

Rate this item
(1 Vote)

Nb5Ul8YouKA

«Эш беткәч, уйнарга ярый!»

Яз җиргә бөек шагыйребез Тукайны алып килгән. Әлеге исем безгә бигрәк тә якын, кадерле, чөнки Тукай – безнең якташ язучыбыз да әле.

Менә быел да Габдулла Тукайны, аның иҗатын Арча районы Ашытбаш авылы мәдәният йортында искә алып үттек. Кичәдә авылның «Кояшкай» балалар бакчасы сабыйлары, Тукай исемендәге мәктәп укучылары катнашты. Язманың дәвамы һәм фотолар түбәндәрәк:

Укучылар шагыйрьнең әсәрләре буенча «Эш беткәч уйнарга ярый!» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр: шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар.

Сабыйлар дөньясында мохит та башкачарак шул: ихласлылык, самимилек хөкем сөрә анда. Менә бүгенге кичәдә дә Тукайның «Шүрәле»се укучыларга табигатьне сакларга, яратырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәде. Сәхнәгә беренче адымнарын ясаган бакча балалары да үзләрен бик иркен тоттылар. Фойеда Тукай иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе эшләп куелды. Балалар шагыйрьнең тәрбияви, сихри китаплары белән таныштылар.

Шигъриятле Тукай көне быел да әнә шулай ихласлыкта, матурлыкта узды. Һәм ул татар гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Ашытбаш авылы китапханәсе мөдире Талия Әгъзәм кызы Сабитова.

Поделитесь с друзьями

Read 403 times

Leave a comment

Make sure you enter all the required information, indicated by an asterisk (*). HTML code is not allowed.

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич