Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 апреля 2017 08:18

Арча районы Ашытбаш авылында Тукай бәйрәме

«Эш беткәч, уйнарга ярый!» Яз җиргә бөек шагыйребез Тукайны алып килгән. Әлеге исем безгә бигрәк тә якын, кадерле, чөнки Тукай – безнең якташ язучыбыз да әле. Менә быел да Габдулла Тукайны, аның иҗатын Арча районы Ашытбаш авылы мәдәният йортында искә алып үттек. Кичәдә авылның «Кояшкай» балалар бакчасы сабыйлары, Тукай исемендәге...

Укучылар шагыйрьнең әсәрләре буенча «Эш беткәч уйнарга ярый!» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр: шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар.

Сабыйлар дөньясында мохит та башкачарак шул: ихласлылык, самимилек хөкем сөрә анда. Менә бүгенге кичәдә дә Тукайның «Шүрәле»се укучыларга табигатьне сакларга, яратырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәде. Сәхнәгә беренче адымнарын ясаган бакча балалары да үзләрен бик иркен тоттылар. Фойеда Тукай иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе эшләп куелды. Балалар шагыйрьнең тәрбияви, сихри китаплары белән таныштылар.

Шигъриятле Тукай көне быел да әнә шулай ихласлыкта, матурлыкта узды. Һәм ул татар гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Ашытбаш авылы китапханәсе мөдире Талия Әгъзәм кызы Сабитова.

{jlex}folder:images/24.04.2017{/jlex}