Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 апреля 2017 07:51

Данис Әхмәтҗанов язмасы («Минем каһарманым» бәйгесе)

Язманы түбәндәрәк укыгыз:

Минем каһарманым

Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.

Фатих Кәрим

1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып «әти» дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә, канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан-ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.

Утлар, сулар кичкән шундый ветераннарның берсе минем бабам (әниемнең бабасы) – Әхмәтшин Миннәхмәт Әхмәтша улы. «Миннәхмәт, үзең турында, Бөек Ватан сугышы еллары турында  сөйлә әле» -  дип сораша башласаң, ул авыр сулап куя иде дип сөйли әбием Сания.

«1942 елда 17 яшемдә Кызыл Армия сафларына алдылар. Волхов шәһәрендә туган ягым өчен көрәштем. Кулбашымнан пуля чыгып китте. Кулбашым эчкә кереп тора иде. 1945 елда сугыштан инвалид булып кайттым...»

Бабам вафат инде... .

Аның кебек бик күпләр Ватаннары өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмыйча, авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез бәхетле тормышта яшәсен өчен үзләренең көчләрен кызганмаганнар. Җиңүгә юл озын һәм авыр булган. Сугышчылар соңгы сулышына кадәр изге антларына тугры калып, намусларына тап төшермичә, азатлыкны буарга ирек бирмәгәннәр һәм халкыбызны коллыктан саклап калганнар.

Күпме бәла-каза китергән, кеше гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә мәңге онытырга ярамый. Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарын да... Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы.

Данис Әхмәтҗанов,11 яшь, Килдебәк, Саба.