Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 апреля 2017 09:04

Зилә Кәрәмова язмасы («Минем каһарманым» бәйгесе)

Язманы түбәндәрәк укыгыз:

 

Минем бабаем Хәнәфиев Мәлик Хәнәфи улы

Минем бабаем Хәнәфиев Мәлик Хәнәфи улы 1923 елда Зур Кукмара авылында дөньяга килә. Аның яшьлеге бик авыр заманга туры килә, ачлык еллары, ятимлек, барысын да татый бабам. Бабам 13 яшьтән колхозда ат җигеп урманнан авыл халкының өйләрен җылыту өчен утын ташыган, җир сөргән, икмәк чәчкән, кыскасы, колхозның иң авыр эшләре аңа, ятим балага, эләккән. 1941 елда сугыш башлангач, бабаем, 18 яшьлек матур егет чагында сугышка китә. Бабам анда үзенең яраткан аты белән чикне саклый. Снарядлар, бомбалар шартлый, бабам контузия ала. «2 шәр көн азык-төлек китереп җиткермиләр иде», − дип сөйләгән. Солдатларга бирелгән ризыклар арасында шикәр дә булган. Бабам үз өлеш шикәрен атына каптыра торган булган. «Ат сөенгән шикелле миңа күзләре белән озак вакыт карап тора иде» − дип сөйләгән бабам. Бабам сугыш беткәч әле тиз генә кайта алмый, чөнки ул дозор командиры дәрәҗәсенә җиткән була. Дөньялар тынычлангач, 1946 ел якынлашканда гына, бик күп авырлыклар аша үтеп, аягын имгәтеп туган авылына кайта.

Аягы авырту сәбәпле, ул физик эш эшли алмый, колхозда хисапчы булып урнаша. Тора-бара баш хисапчы дәрәҗәсенә ирешә. Шул замандагы колхозда эшләүчеләр: «Мәлик, акча юк вакытта, хезмәт хакы алыр вакыт җитмәгән булса да, аванс итеп сораган кешегә бирә иде. Өй салган вакытларда, акча кирәк булса, бер вакытта да кире борып чыгармады», – дип сөйләгәннәр. Аның бу яхшылыкларын халык әле дә онытмый. Мәлик бабай чисталык яраткан, аз сүзле булган. 1946 елда үзебезнең авыл кызы Кашига әбигә өйләнгән. Алты бала үстергәннәр. Бабам 46 ел колхозда баш хисапчы булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та шул эшен дәвам итә. Сугыш яралары үзен сиздерә, бабамның аягын кисәләр.

Хәзерге вакытта бабамның улы фермер булып эшли.Ул алтмышлап баш атлар үстерә. Хәзерге атларның тамаклары тук, тәрбиядә торалар. Мәлик бабайның оныгы колхозда аграном булып эшли, аннары колхоз җитәкли. Хәзерге вакытта узидәрә рәисе. Болар барысы да бабамның горурлыгы.

1996 елда 73 яшендә, бабам бакыйлыкка күчә. Истәлеккә сугышта күрсәткән батырлыгы өчен дигән медале генә кала.

Зилә Кәрәмова, 12 яшь, Зур Кукмара, Кукмара.