Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 апреля 2017 07:41

Гадел Хәбибуллин язмасы («Минем каһарманым» бәйгесе)

Язманы түбәндәрәк укыгыз:

Минем каһарманым

Минем әниемнең туган авылы – Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылы үзенең батыр улы, күкрәге белән дошман амбразурасын каплаган Барый Шәвәлиев белән гоурланып яши. Барый абый турында минем әниемнән шактый ишеткәнем бар.

Барый Шәвәлиев 1925 нче елның 4 мартында Балык Бистәсе районы, Түбән Тегермәнлек авылында туа. Сугыш башланганда аңа әле 16 яшь кенә була. Сугыш башланганга ул бик борчыла һәм 1943 нче елның гыйнварында үзе теләп сугышка китә. Башта ул Иваново өлкәсендә сержантлыкка укый, аннан соң Мәскәүгә бүлек командиры булып китә. Шунда ул бик каты яралана. Өч айга якын гсопитальдә дәвалана, тик өенә кайтмый. Шуннан соң аны Белоруссия фронтына җибәрәләр һәм ул анда бик көчле сугышка эләгә. Ул чакта көчләр тигез була. Тик шул чакта дошман амбразурасына якынлашкач, Барый абый иң элек граната ыргыта, әмма ул пулемётны туктатмый. Шуннан соң 19 яшьлек Барый амбразурага үзе барып каплана. Аның үле гәүдәсен этеп төшерәләр дә, атышулар дәвам итә. Шуннан соң икенче амбразурага Ильченко фамилияле взвод командиры үзе барып каплана.

Барый Шәвәлиев бик укымышлы кеше булган, дип сөйли аны белүчеләр. Фронтта туганнарына бик матур, озын итеп хатлар язган. Әнисе аның дини кеше булганга күрә, хатларны саклау – гөнаһ, дип, аларны ягып барган. Шуңа күрә аның язган хатлары сакланмаган. Ул әле бик ярдәмчел, йомшак күңелле кеше була. Тик Барый Шәвәлиевны туган ягына алып кайтып җирли алмыйлар.Ул яуда ятып кала. Татар булганга күрә, башта Барый Шәвәлиевнең батырлыгын кире кагалар, амбразурага Ильченко гына капланган, дип баралар. Әмма документларны кат-кат тикшерә, шаһитларны сораштыра торгач, әлеге батырлыкны татар егете, нәкъ менә әниемнең авылдашы − Шәвәлиев тә эшләгәнлеге ачыклана. Бүгенгесе көндә Түбән Тегермәнлекнең бер урамы һәм Югары Тегермәнлекнең мәктәбе Барый Шәвәлиев исемен йөртә.

Барый абыйның бертуган сеңлесе Рәхилә белән энесе Вәли әле дә исән-саулар һәм алар туганы белән һәрчак горурланып яшиләр. Алар гына да түгел, Барый абыйның батыр, чын каһарман булуы безнең өчен дә зур горурлык.

Гадел Хәбибуллин, 5 яшь, Корноухово, Балык Бистәсе.