Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 апреля 2017 07:56

Данил Суханаев язмасы («Минем каһарманым» бәйгесе)

Язманы түбәндәрәк укыгыз:

Минем карт әбиемнең исеме бик матур – Зәйнәп! Ул Апас районың Иске Әнәле авылында яши. Аңа инде 93 яшь! Аның яшьлеге сугышның иң авыр вакытларына туры килгән! Ачлыкны, ялангачлыкны бик әйбәт белә ул. Районыбыздан берничә кызны сугышка алганнар, шулардан күбесе әйләнеп кайтмаган. Карт дәү бабамның бу вакытлар турында сөйләгәннәрен бик кызыксынып тыңлыйбыз! Алар кичергәннәрне беребезгә дә кичерергә язмасын!

Карт бабаем Сәмигулла да сугышта башыннан ахырына кадәр катнашкан. Ул инде вафат булды. Бабам медальләре һәрвакыт өйдә, гел карыйбыз, бәйрәм көннәрендә өй түрендә эленеп торалар!

Карт бабама, әбиемә һәм барлык ветераннарга да аяз күк йөзебез, тыныч тормышыбыз өчен зур рәхмәт әйтәбез!

Бабам һәм әбиемнең оныкчыгы Данил Суханаев, 4 яшь, Яр Чаллы.