Балалар иҗаты

Rate this item
(0 votes)

Әти кызы

 Мин әтигә охшаганмын

Төс- кыяфәт аныкы.

Холкым да шул, тавышым да

Күзләрем дә аныкы.

Әти кебек шаян да мин,

Усал да була беләм.

Бердә юкка үпкәләмим,

Үпкәләсәм дә көләм.

Әтием кебек ярдәмчел,

Әтием кебек юмарт.

Кемгә булса ярдәм итсәм,

Көн буена күңелем шат.

Әтиемне бик яратам,

Һәрвакыт горурланам.

Шундый әтием булганга,

Адым саен куанам.

Friday, 10 October 2014 00:00

Урманчы егет

Rate this item
(0 votes)

 

Борын- борын заманда, табигатьнең  матур почмагына  урнашкан бер авылда, саф күңелле, мәрхәмәтле,  ярдәмчел кешеләр яшәгән. Алар усаллыкның, көнләшүнең нәрсә икәнен белмәгәннәр.  Һәрвакыт бер-берсенә шатлык китереп, хәл белешеп яшәгәннәр. Бу авылда вакытында җил дә искән, вакытында яңгыр, кар  да яуган. Кояш та елмая-елмая, җылы һәм назлы нурларын җиргә сипкән. Бу авылдан ерак та түгел, ләкин якын да булмаган бер җирдә  калын урман шаулаган. Анда пәһлеван чыршылар, нарат, имән һәм каеннар үскән. Монда да тыныч тормыш хөкем сөргән. Кош-кортлар матур җырларын җырлап, кошчыкларын чыгарганнар, җәнлекләр, ерткыч дип аталганнары да, бер-берләренә зыян салмаганнар, авыл кешеләре белән дус яшәгәннәр. Кешеләр дә урманның байлыгына шөкер кылып,  кып-кызыл эре җиләкләр, коңгырт эшләпәле гөмбәләр кебек нигъмәтләр белән сыйланганнар, кышка утын әзерләгәннәр, агачлар утыртырга да  онытмаганнар.

Friday, 10 October 2014 00:00

Әнием

Rate this item
(0 votes)

Әнием, минем әнием,

Алтын аның куллары.

Бәхет-шатлык белән тулы,

Аның йөргән юллары.

Елаганда юата ул,

Һәрвакытта назлап сөя,

Тәмле сүзләре белән.

Иң якын сердәшчем минем,

Иң якын киңәшчем ул.

Өебезнең нуры ул,

Озын гомерле булсын,

Бездән теләк аңа шул.

Алсу Зиннатуллина, 3нче сыйныф,

Балтач, Салавыч.

 

Rate this item
(0 votes)

 Хөрмәтле укытучылар! Бәйрәмегез белән! Сезгә авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез! Мөслим районы, Мари Бүләр урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары беренче укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. 

Rate this item
(0 votes)

Ричард

   Мин хайваннарны бик яратам.  Шәһәрдә яшәсәм дә, минем дә йорт хайваным бар. Яраткан этемнең исеме – Ричард. Мин мәктәпкә киткәндә ул мине озатып кала, көне буе мине сагынып көтеп тора. Мәктәптән кайткач аны урамга алып чыгам. Урамда ул минем белән шатлана-шатлана уйный, өрә, артымнан куган була. Ричард юынырга бик ярата. Урамнан кергәч, ваннада юынып ала. Аннан соң гына тәмле итеп сөяк кимерә, аш ашый. Без Ричард белән бик дус. Мин аны бик яратам. Ул да мине ярата, чит кешеләрдән яклап, саклап тора.

Әскәр Кутузов, 4 нче сыйныф.

Мөхтәр.

   Авылда да, шәһәрдә дә күп кеше эт асрый. Этләр – кешеләрнең иң якын дуслары. Минем дә яраткан этем бар иде. Ул әлегәчә дәү әниләрдә, бакчада яшәде. Минем этемнең исеме, кинодагы кебек, Мөхтәр иде. Мөхтәр кара төстә, зур һәм бик акыллы иде. Дәү әнигә баргач, без аның белән бергә уйный идек, мин аны ашата, урамда йөртә идем. Ул минем килгәнне сагынып көтә иде, шуңа күрә гел минем янда гына йөри иде. Мин киткәч дәү әнием аны чылбыр белән бәйләп куя иде. Ә беркөнне, дәү әниләргә килгәч, мин Мөхтәрне тапмадым. Дәү әнием аны чылбырын өзеп, чыгып киткән диде. Мин аны бик сагынам, гел искә алам. Аннан башка миңа бик күңелсез. Мин һәркөнне Мөхтәр кайтсын дип телим.

Никита Семенюк, 4 нче сыйныф.

Пончик

   Минем өйдә читлектә әрлән яши. Аның исеме Пончик. Ул бик матур, сөйкемле хайван. Аның аркасы соры, корсагы ак, күзләре кара. Мин аңа төрле чикләвекләр, көнбагыш орлыклары, кишер, алма кисәкләре ашатам. Пончик көндез күбрәк йоклый. Ул ашарга һәм су эчәргә генә тора. Кичкә таба Пончик читлектә йөри башлый. Аның иң яраткан шөгыле – көпчәктә әйләнү. Мине күргәч,  ул ике аягына басып, бик озак карап тора. Без әни белән атнага бер тапкыр аны юындырабыз. Мин Пончикны бик яратам. Мәктәптән аны сагынып кайтам. Ул минем дустым. Кайчак мин аңа җырлар җырлыйм, ә Пончик мине тыңлап утыра. Менә шундый сөйкемле хайван яши минем өемдә.

Зәринә Гәрәева, 2 нче сыйныф.

 

 
Page 25 of 25

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич