Wednesday, 12 November 2014 00:00

"Ә хәрефе" әкияте

Rate this item
(0 votes)

Ә хәрефе

 

   Хәрефләр бергә җыелышканнар да качышлы уйнарга булганнар. Ә – әрекмән астына, ө- өтерге астына, ү-үлән астына качканнар. “Ө” белән “Ү” не тиз тапканнар. Ә хәрефе әрекмән яфрагына ябышып калган. Кәҗә килгән дә яфракны ашый башлаган. Ә хәрефе егылып төшкән һәм табылган.

Балык Бистәсе районы 1 нче гимназиянең 3 А сыйныфы укучысы Габделхакова Адилә.

 

Rate this item
(0 votes)

Дустыбыз – яшел урман.

 

Язлар җитсә, алсу нурга күмелеп,
Шаулый урман, яши, уяна.
Әйтерсең лә, аяз күкле илгә карап,
Кояш нурларына куана.

Матурлыгы белән таң калдыра,
Тыныч кына җәйге иртәдә.
Саф һавасын сулап хәл җыясың,

Friday, 10 October 2014 00:00

Шаянкайның матурлыгы

Rate this item
(0 votes)

Шаянкайның батырлыгы.

   Яшәгән, ди, бер песи малае. Ул бик шаян һәм шук булган. Шуңа күрә аңа Шаянкай дип исем кушканнар. Ул зур булып үскән, ләкин бик усал булган, сугышып йөргән. Ә күршедә бик тә матур, ягымлы Назлыкай исемле песи кызы яшәгән. Шаянкай аны яратмаган, тыйнаклыгына ачуы килгән. Беркөнне Назлыкайны көчекләр рәнҗеткән. Песи малае аларны күреп алган да ярдәмгә ашыккан. Назлыкайны коткарган. Шул көннән башлап Шаянкай белән Назлыкай дуслашканнар һәм песи малае сугышып йөрми башлаган.

   Әлфинә Шакирова, 1 сыйныф, Азнакай, Тымытык

Friday, 10 October 2014 00:00

Кабак белән кишер

Rate this item
(0 votes)

Кабак белән  кишер.

   Көннәрдән беркөнне очрашканнар, ди , кишер белән кабак. Кабак кишернең сылулыгына,зифа буена сокланган һәм сораган:

   – Бу кадәр матурлык сиңа каян килә?

   Кишер ниләр эшләгәнен сөйләп биргән. Кишерне тыңлап торганнан соң кабак ябыгырга уйлаган. Әрле-бирле йөргән, әйләнгән, тәгәрәгән. Хәле китеп бер түмгәккә сөялгән дә күзе сабагына төшкән һәм сөенеп:  «Ябыга башлаганмын, шушы да җитеп торыр», – дип көзгә кадәр урыныннан кузгалмаган.

   Мәрьям Хамзина, 1 нче сыйныф, Азнакай, Тымытык.

Rate this item
(0 votes)

Якын  дустым

Минем дусларым бик күп,

Якыны  берәү  генә.

Мәктәптә дә, урамда  да

Йөрибез  икәү генә.

Беренче класстан бирле

Мин аның белән укыйм.

Уртак булган серләрне                                      

Эчемдә генә саклыйм.                                   

Ул – рус кызы, ә мин – татар,

Аңлашып  яшибез  без.

Авыр чакта  һәм шатлыкта

Гел бергә булабыз без.

Икебез дә бик яхшы

Тырышабыз укырга.

Әти-әниләр дә шат,

Күз тимәсен дуслыкка!

Rate this item
(0 votes)

Әти кызы

 Мин әтигә охшаганмын

Төс- кыяфәт аныкы.

Холкым да шул, тавышым да

Күзләрем дә аныкы.

Әти кебек шаян да мин,

Усал да була беләм.

Бердә юкка үпкәләмим,

Үпкәләсәм дә көләм.

Әтием кебек ярдәмчел,

Әтием кебек юмарт.

Кемгә булса ярдәм итсәм,

Көн буена күңелем шат.

Әтиемне бик яратам,

Һәрвакыт горурланам.

Шундый әтием булганга,

Адым саен куанам.

Friday, 10 October 2014 00:00

Урманчы егет

Rate this item
(0 votes)

 

Борын- борын заманда, табигатьнең  матур почмагына  урнашкан бер авылда, саф күңелле, мәрхәмәтле,  ярдәмчел кешеләр яшәгән. Алар усаллыкның, көнләшүнең нәрсә икәнен белмәгәннәр.  Һәрвакыт бер-берсенә шатлык китереп, хәл белешеп яшәгәннәр. Бу авылда вакытында җил дә искән, вакытында яңгыр, кар  да яуган. Кояш та елмая-елмая, җылы һәм назлы нурларын җиргә сипкән. Бу авылдан ерак та түгел, ләкин якын да булмаган бер җирдә  калын урман шаулаган. Анда пәһлеван чыршылар, нарат, имән һәм каеннар үскән. Монда да тыныч тормыш хөкем сөргән. Кош-кортлар матур җырларын җырлап, кошчыкларын чыгарганнар, җәнлекләр, ерткыч дип аталганнары да, бер-берләренә зыян салмаганнар, авыл кешеләре белән дус яшәгәннәр. Кешеләр дә урманның байлыгына шөкер кылып,  кып-кызыл эре җиләкләр, коңгырт эшләпәле гөмбәләр кебек нигъмәтләр белән сыйланганнар, кышка утын әзерләгәннәр, агачлар утыртырга да  онытмаганнар.

Friday, 10 October 2014 00:00

Әнием

Rate this item
(0 votes)

Әнием, минем әнием,

Алтын аның куллары.

Бәхет-шатлык белән тулы,

Аның йөргән юллары.

Елаганда юата ул,

Һәрвакытта назлап сөя,

Тәмле сүзләре белән.

Иң якын сердәшчем минем,

Иң якын киңәшчем ул.

Өебезнең нуры ул,

Озын гомерле булсын,

Бездән теләк аңа шул.

Алсу Зиннатуллина, 3нче сыйныф,

Балтач, Салавыч.

 

Page 25 of 25

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич