Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 марта 2017 08:41

Туган көнең белән, «O.K.» !!!

        O'kay (оу ке́й дип укыла ; кычкача: Ok, O.k.; рус телендә кайчагында: «окей» дип тә языла)- безгә Америкадан үтеп кергән сүз. Ул ризалык, «Ярар», «эйе», «барысы да тәртиптә; яхшы; дөрес тә» дигәнне аңлата. Хәзерге вакытта Америкадан кергән әлеге сүз барлык җир шарында таралган. Бу сүзне аеруча...

        O'kay (оу ке́й дип укыла ; кычкача: Ok, O.k.; рус телендә кайчагында: «окей» дип тә языла)- безгә Америкадан үтеп кергән сүз. Ул ризалык, «Ярар», «эйе», «барысы да тәртиптә; яхшы; дөрес тә» дигәнне аңлата. Хәзерге вакытта Америкадан кергән әлеге сүз барлык җир шарында таралган. Бу сүзне аеруча нәрсәне дә булса хуплау яки исбатлау очрагында кулланалар;сыйфат рәвешендә бу сүз «модалы, дәрәҗәле,югары класска кагылышлы»; һәм, моннан тыш, аеруча ымлык сыйфатында кулланыла : «бар!, бара!, ярый!, бик яхшы! »  Шунысын да искәртеп утәргә кирәк : «O.K.» планедагы иң киң таралган сүз! Төрле статистик мәгълүматлар буенча, 2017 елның 23 нче мартында елда  бу сүзгә -178 яшь.

        «O.K.» сүзе безнең көнкүреш техникаларында да киң колач җәйгән. Мәсәлән, компьютерларда бу сүз төрле тәрәзәләрне япканда килеп чыга, бу кнопкага басып сез үзегезнең эшли торган программагызны яба, саклый, башка төрле папкаларга күчерә аласыз. Шулай ук тагын бу сүзне телефон, телевизор экраннарында берәр нинди гамәл башкарганда да курерсез.

       Америкада «O.K.» сүзен куллар ярдәмендә ишарә ясап күрсәтү гадәткә кергән: баш һәм имән бармакне бергә тоташтырып боҗра рәвеше ясыйлар,ә калган бармаклар ярым туры хәлдә кала.