Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 апреля 2017 11:05

Манный ярмасыннан рәсем ясыйбыз

Аш бүлмәсендә тамаша Авторы: Гөлшат Варис кызы Хөснетдинова, Әлмәт шәһәре «Баланың сәләтен үстерү үзәге – 50 нче «Ләйсән» балалар бакчасы»ның I квалификация категорияле тәрбиячесе. Кирәкле әсбаплар: пыялалы фоторама, төсле кәгазь, манный ярмасы. Эш барышы: фоторамага төсле кәгазьне беркетәбез, пыяла өстенә тигезләп манный ярмасы җәябез, бармак белән төрле рәсемнәр ясыйбыз. Һәрбер...

 

Ярма белән башкарган бу уенга, гаҗәпләнми мөмкин түгел. Бер уч ярмадан мизгел өчендә пыяла өстендә барлыкка килгән рәсемнәрне күргәч, гаҗәпләнү генә түгел, сөенеп тә куясың. Шундый уеннар аркылы балаларда күзәтүчәнлек, тирә-якка мәхәббәт тәрбияләнә, сөйләм теле үсә, белемнәре арта.

Бүген мин сезгә манный ярмасы ярдәмендә берничә рәсем ясап күрсәтермен.

1. Зур түгәрәк ясыйбыз, аннан нурлар чыгарабыз, бу, әлбәттә, кояш була.

2. Түгәрәкләр ясыйбыз, аннан чәчәкләр барлыкка килә.

3. Озын, кыска сызыклар ясыйбыз, аларны тоташтырабыз һәм көймә барлыкка килә.

Ә хәзер «Нәрсә ясыйм – әйтеп бир» дигән уен уйнап алыйк.

  1. Түгәрәк – бу башы, овал – бу гәүдәсе һәм озын койрыгы.(тычкан)
  2. Тагын түгәрәк –башы, овал – гәүдәсе, аяклары, бәләкәй генә койрыгы һәм озын колаклары.(куян)
  3. Тагын түгәрәк –башы, овал – гәүдәсе, аяклары, бәләкәй генә койрыгы һәм колаклары, кышын йокларга ярата.(аю)
  4. Пыяла өйдә яши, йөзәргә бик ярата.(балык)
  5. Күп сөйләшә, такылдык. (үрдәк)

Шулай итеп бу уенны бер туктамый уйнарга була.

{jlex}folder:images/almet{/jlex}