Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 апреля 2017 10:48

Курчакка күлмәк тегәбез

Мастер-класс «Күлмәк» Авторлары: Казан шәһәре Совет районы 211 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Айгөл Марсель кызы Сабирова hәм Ләйсән Миннулла кызы Мингалиева. Күрсәтмәләр һәм фотолар түбәндәрәк:

  1. Кирәкле әсбаплар: курчак, тукыма, бизәк өчен тасма, төймә, инә, җеп, кайчы, үлчәү тасмасы, ак бит(А4), резинка, фетр, атлас тасма.
  2. Өлге ясау.

Күлмәкнең өске өлеше. Ак кәгазьне 4кә бөклә, өлгене үрнәктәгечә яса. (курчакка күлмәк җайлы киелсен өчен киңрәк булса яхшырак)

Күлмәкнең итәк өлеше. Ак кәгазьне (А4) 2гә бөклә. Трапеция формасын сыз. (бил ягы күлмәкнең аскы өлеше киңлегендә булсын)

  1. Тукымага өлгеләрне төшер һәм кисеп ал. (Өске өлеше 1кисәк, аскы өлеше 2 кисәк.)
  2. Күлмәкнең җиңнәрен, сыпылмасынга, бөкләп тегеп чык. Тасма белән бизә.
  3. Күлмәкнең арткы ягын икегә бүл. Кырыйларын тегеп чык.
  4. Яка, пута(булмаса да ярый).

Якынча 7 см киңлектә, 60 см озынлыкта тасма кисеп ал (Атлас тасма кулланырга була). Тасманың яң-якларын кара-каршы уртага китер һәм бөклә. Килеп чыккан тасманы яңадан урталай бөклә. 1,5-2 см киңлектә тасма барлыкка килә. (Ачылып китмәсен өчен үтүк белән бастырып ал, олылардан ярдәм сора)

  1. Шушы тасманы муен тирәли тек. Күлмәкнең ян-якларын тегеп куй.
  2. Яканы бизә, төймә тегеп куй. Өске өлеше әзер.
  3. Итәкнең 2 кисәген тоташтыр, ян-якларын тек. Өске Һәм аскы өлешләрен типчеп чык.
  4. Бәби итәк әзерлә. Якынча 7см киңлектә, 1м озынлыкта тасма кирәк була (атлас тасма кулланырга була). Аны итәккә тегеп куй һәм бизә.
  5.  Итәккә резинка беркет. Ике өлешне тоташтыр. Резинканы бераз тартырып тегеп куй. Пута бәйлә яки тоташтырган җиргә бизәк тек.
  6.  Фетрдан әзерләнгән орнамент белән күлмәкне бизә.

Күлмәк әзер! Шушы күрсәтмәләр буенча башка милләт күлмәген дә тегәргә була.

{jlex}folder:images/kulmek{/jlex}