Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 апреля 2017 14:03

Казан шәһәренең 330 нче балалар бакчасында «Туган тел» бәйрәме

Башкалабызның үзәгендә бик матур бер бакча бар! Исеме аның − «Таңсылукай», диләр... Без дә журналыбыз герое – Шүркә белән анда булдык һәм бик ямьле бәйрәмдә катнаштык. Казан шәһәренең 330 нче балалар бакчасында узган «Туган тел» бәйрәменнән репортажны түбәндәрәк укыгыз:

Бүгенге көндә Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирү катнаш төрдәге 330 нчы балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә 293 бала йөри, аларга 27 мөгаллим-тәрбияче белем һәм тәрбия бирәк икән. Исеме дә үзе кебек матур аның «Таңсылукай»!

Башкалабызның үзәгендә урнашкан әлеге бакчаның тирә-ягы яшеллеккә күмелгән. Бакча капкасын ачып керүче нәниләр һәм аларның әти-әниләрен көн дә мәһабәт чыршы агачлары, декоратив куаклы үсемлекләр каршы ала. Балалар кечкенәдән табигатьнең кадерен белеп, матурлыкны күреп үсә.

Ә бинаның эчендәге диварларда бик матур итеп әкият геройлары сурәтләнгән.

Әлеге бакчада ике телне – татар һәм рус телләрен яхшы беләләр. Әмма төп тел – татар теле. Туган тел бәйрәмендә дә катнашучы балаланың һәркайсы Тукай әсәрләрен саф татар телендә башкаруы белән сөендерде. Бәйрәм матур җырлар, сәхнәләштерелгән чыгышлар белән үрелеп барды. Шулай ук катнашучылар журналыбыз турында күп кенә файдалы мәгълүмат алды, «Салават күпере» турында сорауларга бердәм җавап бирде. Бәйрәм азагында Шүркә чыгыш ясаган һәр балалага «Салават күпере» журналын өләште.

{jlex}folder:images/330{/jlex}