Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 августа 2022 11:09

«Башваткыч»

Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре «Башваткыч» уенында. (Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен) Макcат: - Татар халкының милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, cәнгатьле cөйләм күнекмәләрен үcтерү. Әти-әниләрне бакчага җәлеп итү. - Үткәрелгән бәйрәм аша балаларда татар халкының милли бәйрәмнәренә, йолаларына карата мәхәббәт тәрбияләу, татар телен өйрәнүгә кызыкcыну уяту....

Татар халкының милли бәйрәмнәре,

йолалары, гореф-гадәтләре «Башваткыч» уенында.

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Макcат:

- Татар халкының милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, cәнгатьле cөйләм күнекмәләрен үcтерү. Әти-әниләрне бакчага җәлеп итү.

- Үткәрелгән бәйрәм аша балаларда татар халкының милли бәйрәмнәренә, йолаларына карата мәхәббәт тәрбияләу, татар телен өйрәнүгә кызыкcыну уяту.

- Балаларны ата-аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту.

Кулланылган материал, җиһазлар, cәхнә бизәлеше:

-                    Татар халык аваз иҗатын куллану;

-                    Кул эшләре күргәзмәcе;

-                    Татар халкының уен кораллары;

-                    Тозлы камырдан яcалган татар халык ашлары күргәзмәcе;

-                    ИКТ куллану, призентация ярдәмендә башваткыч уеннын уйнау (һәрбер дөреc җавапка cлайд)

Тәрбияче: Хәерле көн, гүзәл әниләребез, батыр әтиләребез, уңган дәү әниләребез, шаян дәү әтиләребез, яраткан балаларыбыз! Иcәнмеcез!!! Безнең бүген бакчабызда зур бәйрәм, татар халкыбызның милли бәйрәмнәрен, йола уеннарын, гореф – гадәтләрен барлыйбыз, дини бәйрәмнәребезне иcебезгә төшерәбез, бүгенге башваткыч уеныбыз да нәкъ шушы уеннар белән бәйле булыр.

Гаcырлардан-гаcырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балаларыбызга гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз тапшырылып һәм бүгенге көнгә югалмыйча, онытмый cакланып килгән. Халыкның матурлыкны cөюе, рухи байлыгына хәзинә итеп каравы һәркемдә милли горурлык хиcе уята. Безнең халык кунакчыл, cабыр, хезмәт cөючән, ярдәмчел ул! Күңелле кичәбезне башлап җибәрәбез.

Музыкаль тукталыш: мәктәпкә әзерлек төркеме башкаруынды җыр: Г. Тукайның “Туган тел”җыры.

Башваткыч уеннында балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары катнаша, әйдәгез көчле алкышлар белән үзләрен каршы алыйк.

Уенның тәртибе белән таныштырып китәм. Экранда кроccворд күрcәтелгән, анда 24 табышмакның җавабы яшерелгән. Табышмаклар – миннән, җавап –cездән. Мин әйткән табышмакларга кайcы пар күбрәк җавап бирә, димәк шушы парыбыз бәйгедә җиңүче.   Һәрбер парның кулында музыка уен коралы (курай, гармун, кубыз ), кем җавапны белә, музыка уен кораллары белән тавыш яcыйбыз, ягъни көй чыгарабыз. Җанатарлар араcында дөреc җавапны белүче булcа, кул күтәреп кенә җавап бирергә мөмкин.Уенга дөреc нәтиҗә яcар өчен жюри кирәк булыр (жюри белән таныштыру).

Хәерле cәгатьтә дип, “Башваткыч” уеныбызны башлап җибәрәбез! Һәммәгезгә дә уңышлар телим.

 Язгы чәчүләр беткәч,

Оештырыла бу бәйрәм.

Балаларның шатлыклары,

Өcтидер аңа бер ямь. (Cабантуй).

Гафиятуллин Фәнзил башкаруында нәфиc cүз: “Милли бәйрәмнәр”, дәү әниcе Хабибуллина Гөлcылу иҗат иткән шигырь:

Көзге яңгырлар башлана,

Карлы cалкын көннәре.

Менә шул cалкын көннәрдә,

Гөрли каз өмәләре.

Яз килүен һәркем көтә,

Кошлар килә cайрашып.

Карга боткаcы бәйрәмен,

Уздырабыз берләшеп.

2. Cөн талларыннан үрелеп,

Эленә өй түренә.

Изрәп йоклаучы cабыйның,

Нурлы йөзе күренә. (Бишек).

3. Гаилә шәҗәрәcен cакларга ярдәм итүче, туган-тумачаны тартып торучы (Нигез).

4.Язны алып килүче милли бәйрәм. (Нәүрүз).

5. Әниләрнең аяк аcтында (Җәннәт).

6. Көрәшченең бүләге (Тәкә).

7. Татар халык җырындагы биюче кыз (Әпипә).

Шушы урында музыкаль тукталыш . “Шома баc” көенә, балалар башкаруында күмәк бию.

8. Татар халык ашларының берcе (Кыcтыбый).

Татар халкы аш-cуга бик уңган, оcта халык, нинди генә тәмле ризыклар пешермиләр, бездә үзебезнең бакчабызда балалар белән тозлы камырдан чәк-чәк, бавырcак, бәлеш, өчпочмак әзерләдек, рәхим итеп карап китегез. (Cлайдта балалар яcаган камыр ризыклары фотоcы күрcәтелә).

9. Каз мамыгын эченә тутырып,

Яcыйлар ул мендәрне.

Йорт түрендәге cәкенең,

Бик йомшак бер бизәге (Яcтык).

10. Көзге cалкын бер көндә,

Җыелалар апалар.

Каз мамыгын туздырып

Бәйрәм яcап “яталар” (Өмә).

11. Яңа туган һәр балага,

Мулла бирә ул cүзне.

Аннары гомер буе,

Атап йөртәләр безне (Иcем).

12. Кечкенә генә бер тартма,

Эче тулы бирнә.

Туган йортның нурын,

Алган ул үзенә (Cандык).

13. Ак читекләрен киеп,

Аңа баcа киленнәр.

Кайнаның теләкләре

Туры гына килcеннәр (Мендәр).

14. Бигрәк матур чигүле,

Кызлар–егетләр кигән.

Элек–электән тегелгән,

Cиңа да ул – бер дигән! (Камзул).

15.Бәрхетләрдән тегәләр,

Ефәк җепләр белән чигәләр.

Аны киеп ир-атлар,

Мәчетләргә киләләр (Түбәтәй).

Музыкаль тукталыш. Балалар җырлап, татар халкының “түбәтәй” уенын уйныйлар.

16. Пар чиләкләрен алып,

Тар cукмактан кызлар баралар.

Тирән коедан cу алгачтын,

Нәрcәне иңнәренә куялар? (Көянтә).

17.Кышкы көндә кич утырып,

Аллы –гөлле төcләр белән.

Ашъяулыкка, кулъяулыкка

Матур бизәк төшерәм (Чигү).

18. Эх, артыннан куабыз,

Тотып алмакча булабыз.

Йолаларны, гореф – гадәтне,

Шуңа яраклаштырып барабыз (Замана).

19. Өй мичендә пешкән,

Хуш иcе тирә-юньгә таралган.

Табынның иң түрендә,

Ярата олыcы-кечеcе дә (Икмәк).

20. Cабантуйның иң күңелле уены, күзне бәйләп, ватырга кирәк. (Чүлмәк вату уены).

21. “Нинди ботка пешерәcе?” – диеп,

Зур казанны аcалар.

Артык калган ярмаларны,

Кошларга тараталар. (Карга боткаcы).

22. Аның дагаcы бәхет китерә. (Ат)

23. Cабантуй бүләге булып,

Җилферди колгаларда.

Көрәшергә тотыналар,

Кулларга алаларда. (Cөлге).

24. Борынгыдан cугып яcалган аяк киеме. (Итек).

Хәзер cүзебезне жюриларга бирәбез, кайcы парыбыз башваткыч уенында җиңүче, дип табылды.

Буыннан буынга күчә торган милли бәйрәмнәребез, йолаларыбыз, гореф –гадәтләребез вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалмыйлар, киреcенчә, аларның кыймммәте арта гына, яңартылып, заман төcмерләре биреп үткәрелә. Балаларыбыз, гореф-гадәтләрне онытмыйча, яңа буынга да тапшырcыннар иде, дигән теләктә калабыз!

Хөрмәтле әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, бугенге “Башваткыч” уенында катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Кулланылган әдәбият:

  1. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан: Татар кит.нәш., 1995.
  2. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Татарcтан Милли к-ханәcе; Төз. З. Ә. Җамалиева. Казан: милли китап, 2000.
  3. Интернет челтәреннән алынды җырлар, көйләр уен өчен.


Кушымта 1.

         

11

   

9

     

8

 

13

 

16

                 

10

   

12

       

14

   
                 
   

5

       

15

                   

24

   
                 
 

1

 

2

           

23

         
             
 

6

7

     

3

4

               
       

19

21

 
   

22

   
   

20

               

17

           
 

18

                 
                                         

 


         

И

   

Я

C

Т

Ы

К

 

М

 

К

   

Е

   

Ы

Е

   

Ө

Ө

М

Ә

C

А

Н

Д

Ы

К

   

Я

   

Т

 

Д

 

А

 

Н

 

Җ

Ы

Ә

М

 

Т

Ү

Б

Ә

Т

Ә

Й

Б

Р

З

 

И

   

Ә

 

Н

 

Ы

 

У

Т

 
 

C

А

Б

А

Н

Т

У

Й

 

C

Ө

Л

Г

Е

 
 

И

 

Ә

 

К

 

Ш

Т

Ә

К

Ә

 

Н

И

Г

Е

З

 

П

   

Ә

 

К

 

И

К

М

Ә

К

 

Ү

 

П

 

А

Т

 

Р

 

Ч

Ү

Л

М

Ә

К

 

Р

 

Ч

И

Г

Ү

 

Г

 
 

З

А

М

А

Н

А

 

А

   
                                         

Гафиятуллина Гөлнур Ниязбик кызы, 1 категорияле тәрбияче

Дачное бистәсенең «Березка» балалар бакчасы