«А» дигән витамин бар,
«В» дигән витамин бар,
«С» дигән витамин бар,
«Д» дигән витамин бар.
Түп-түгәрәк, вак-ваклар,
Әйтерсең лә борчаклар,
Кайсылары ап-аклар;
Кайсылары ал гына!
Ә үзләре бал гына!
Иң уртасы
Әчкелтем,
Монысын белә ич һәркем–
Матур булса да тышы,
Эчендә файдалысы.
«А» хәрефләрен алып,
«В» хәрефләрен алып,
«С» хәрефләрен алып,
«Д» хәрефләрен алып, —
Күп хәрефләрне алып,
Һәммәсен тезеп сүзгә,
Шигырь яздым мин сезгә.
Шигырьләр бит, балалар,
Витамин кебек алар:
Күңелләрне үстерә,
Йөрәкләргә көч бирә.
Булса кайчак әчкелтем,
Монысын белә ич һәркем —
Хак сүз булмый төчкелтем!
Шәүкәт Галиев