Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 сентября 2022 10:56

«Кемгә нәрсә кирәк?» өстәл уены

«Уйный-уйный үсәбез!» Һөнәр ияләре һәм аларның эш кораллары Уен барышы 1.Өченчесе артык. Балага уенның өч карточкасы (тамгасы) тәкъдим ителә. Өч карточканың икесе мәгънәләре буенча туры килә, ә берсе туры килми. Мәгънәсе буенча туры килмәгән карточканы аерып алырга тәкъдим ителә. Алга таба карточкалар санын арттырырга мөмкин. 2.Кемнең эш коралы? Балага һөнәр...

«Уйный-уйный үсәбез!»

Һөнәр ияләре һәм аларның эш кораллары

Уен барышы

1.Өченчесе артык.

Балага уенның өч карточкасы (тамгасы) тәкъдим ителә. Өч карточканың икесе мәгънәләре буенча туры килә, ә берсе туры килми. Мәгънәсе буенча туры килмәгән карточканы аерып алырга тәкъдим ителә. Алга таба карточкалар санын арттырырга мөмкин.

2.Кемнең эш коралы?

Балага һөнәр иясенең эш коралын табарга тәкъдим ителә.

3. Әйдәгез үзебез уйныйбыз!

(уен әлеге вариантта балалар арасында үзара мөстәкыйль эшне оештыру өчен тәкъдим ителә)

Һөнәр ияләре төшерелгән карточкаларны рәсемен каплап өстәлнең уртасына куябыз. Эш кораллары төшерелгән карточкаларны балалар үз-ара тигез итеп бүлешәләр. Уенны алып баручы бала кулындагы карточкалардан бер һөнәр иясенең рәсемен алып иптәшләренә күрсәтә, һөнәр иясен атый.

Эш коралы төшерелгән рәсем кемдә булса, шул бала әлеге рәсемне үзенә ала.

Күбрәк рәсем җыючы бала җиңүче була.

Казан шәһәре Яңа Савин районы 346 балалар бакчасының балаларга ана телен өйрәтүче тәрбияче - Хәсәнова Гөлинә Кираметдин кызы.