Четверг, 24 ноября 2022 11:16

Ялкау малай

Бер Кеше, улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр. Бу Кеше, улына күрсәтеп:

— Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай:

— Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң… Иренмичә аны иелеп аласым юк әле,— дип әйтте, ди. Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге Кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди, Малай арттан, Әтисе алдан бара, ди. Ә Әтисе, Малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди. Инде Әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, һәм Малае иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, улына:

— Менә шулай, улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһасенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Бер иелергә иренсәң, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә туры килер,— дип әйткәч, Малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2022 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Файзуллина З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»