Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 декабря 2022 11:54

Ай-һай

Кыш килде. Урамнарга ак юрган җәйде. Бакчаларга кар тулды, агачлар ак «чәчәк» аттылар. Рәшитнең әнисенә эш артты. Ул тротуар чистартырга урамга чыкты. Рәшит тә тик торырга яратмый. Ул үзе кебек бәләкәй көрәк күтәрде дә кар көри башлады. Көрәге аның фанердан эшләнгән — җиңел. Әй, рәхәт тә соң кышкы саф һавада...

Кыш килде. Урамнарга ак юрган җәйде. Бакчаларга кар тулды, агачлар ак «чәчәк» аттылар.

Рәшитнең әнисенә эш артты. Ул тротуар чистартырга урамга чыкты. Рәшит тә тик торырга яратмый. Ул үзе кебек бәләкәй көрәк күтәрде дә кар көри башлады. Көрәге аның фанердан эшләнгән — җиңел.

Әй, рәхәт тә соң кышкы саф һавада кар көрәве! Эш һәм кыш Рәшитнең битен әнис алмасыдай кызарткан. Бәләкәй борын бераз гына җебеп киткәләсә дә, аңа исе китми Рәшитнең.

Бер тартып куя да җиңе белән сөртеп ала. Көрәвен белә.Тротуардан кешеләр өзлексез агылып тора: берәүләр бу якка, икенчеләр теге якка. Нишләптер, барысы да ашыгалар: эшләргә комачаулыйлар. Кайберсе Рәшиткә бәрелеп китә, кайберләре хәтта көрәккә басып узалар. Баштарак Рәшитнең аларга бик үк исе китмәде. Эшендә булды, көри бирде. Менә бервакыт Рәшит көрәген күтәрә алмады. Караса, ни күрсен, бер абый аның көрәгенә баскан! Ачуы килде Рәшитнең. Аны-моны уйлап тормады:

— Йөрмәгез әле эш вакытында, аяк астында чуалып! — дип кычкырды. Абый дигәне бабай булып чыкты. Рәшит аның күзлеген күреп алды да: — Күзлек киеп тә күзең күрми икән, әй! — дип өстәп куйды.

Бабай бер генә сүз әйтте:

— Ай-һай!

Әйтте дә, кулындагы таягын селки-селки, китеп тә барды. Бабайның таягы Рәшитнең башына суккан кебек булды. Ә сүзе, бер генә булса да, күңелен әллә нишләтеп җибәрде: «Ай-һай!..» Эш беткәч тә әле, ул сүз Рәшитнең колак төбендә яңгырап, эчен пошырып торды: «Ай-һай!..»

— Әни, нәрсә дигән сүз ул «ай-һай»? Әнисе аз гына уйлап торды да болай диде:

— «Ай-һай»мы? Син, малай, эш яратасың икән, — әйбәт! Әниеңә булышуың да матур! Тик олыларга тупас мөгамәләң әйбәт түгел дигән сүз ул «ай-һай!»

Абдулла Әхмәт