Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 января 2023 11:08

Рус халкының милли киеме

Элек-электән, кешенең киеменә карап, аның турында күп нәрсәләр (нәселе, кайда яшәве, кайсы катламга каравы, һөнәре) белеп булган. Рус киеме һәрвакыт бизәкләре белән аерылып торган. Галимнәр фикеренчә, рус милли киеме 12 нче гасырда барлыкка килә башлый. Мондый киемне крестьяннар, боярлар һәм патша да киеп йөргән. Ә менә 18 нче гасырда Петр...

Элек-электән, кешенең киеменә карап, аның турында күп нәрсәләр (нәселе, кайда яшәве, кайсы катламга каравы, һөнәре) белеп булган. Рус киеме һәрвакыт бизәкләре белән аерылып торган. Галимнәр фикеренчә, рус милли киеме 12 нче гасырда барлыкка килә башлый. Мондый киемне крестьяннар, боярлар һәм патша да киеп йөргән.

Ә менә 18 нче гасырда Петр I боерыгы нигезендә ул европалаша башлый.

Рус хатын-кыз киемен ике төргә бүлеп була. Беренчесе − сарафанлы, икенчесе – понёвалы (итәкле). Сарафанлы кием күбрәк киелгән. Хатын-кызның күлмәге «рубаха» дип йөртелгән. Аны җитен тукымадан теккәннәр. Рубаханың җиңнәре, якасы, итәге чигелгән, төймәләр, ялтыравыклар белән бизәлгән. Рус халкы күлмәк өстеннән сарафан кияргә яраткан. Ә сарафан өстеннән нык, тыгыз тукымадан яки бәрхеттән тегелгән сырган кофта (душегрейка) кигәннәр. Костюмның икенче – понёвалы төрендә сарафан урынына путалы итәк кулланылган.

Рус халкында хатын-кызларның баш киеменә аерым игътибар бирелгән. Кызлар башларына тасма, бәйләвеч куйса, кияүгә чыккан хатын-кызлар, чәчләрен каплап, кокошник кигәннәр.

Йорт тирәсендә исә яулык япканнар. Киемне муенсалар, беләзекләр белән бизәгәннәр.

Аяк киеменә күз салыйк. Шәһәр тирәсендә яшәүчеләр – күн итек, крестьяннар күннән яисә бәрхеттән тегелгән башмак киеп йөргәннәр. 14 нче йөз башында үкчәле аяк киеме барлыкка килгән. Байлар энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, төсле күннән тегелгән итекләр кигәннәр. Башмаклар башта йомшак табанлы булса, 16 нчы гасырда үкчәле аяк киемнәре барлыкка килгән.

Руфия Мөхетдинова.