Monday, 22 September 2014 00:00

Леонид Береславский методикасы

Rate this item
(0 votes)

   Философ, педагог, профессор Леонид Береславский бала һәр минут, һәр көн үсәргә, белем эстәргә тиеш дип әйткән. Көн саен ул яңа бер нәрсәгә өйрәнә ала, һәм аның тирәсендәге олылар аңа мондый мөмкинлекне бирергә тиешләр. Яшь ярымлык вакыттан баланың игътибарын, хәтерен, вак моторикасын үстерү буенча шөгыльләнә башларга кирәк. Өч яшьтән баланың  фикер йөртү сәләтенә игътибар итәргә кирәк. Әлеге методика революцин дип саналмый, ләкин кече яшьтәге балаларны комплекслы рәвештә үстерүгә мондый караш педагогикада беренче мәртәбә күзәтелә. Күпләр Леонид Береславский һәм Глен Доман методикаларында охшашлык бар дип саный.

 

   Төп принциплары:

   Л.Я.Береславский фикеренчә, баланың интеллектын үз вакытында һәм системалы рәвештә үстерергә кирәк. Шул вакытта ул куелган һәр максатына ирешәчәк, яхшы укыячак, эзлекле рәвештә фикер йөртергә өйрәнәчәк һәм үз-көченә ышана торган булып үсәчәк. Баланың баш мие үсеше элеккеләргә яңа дәрәҗәләр өстәү юлы белән бара.

Методикадан бер мисал: балага өч яшьтә өчпочмаклар белән бәйле берничә уен-күнегү бирегәннәр. Алар сизелмичә генә бала хәтерендә калган, баш миендә аерым “бизәк” хасил була. Мәктәпкә киткәч, геометрия дәресендә бала өчпочмакларга бәйле яңа мәсьәлә күрә. Яңа булса да, бала аны таныш нәрсә буларак кабул итә. Мәсьәләне артык көч куймыйча чишеп, бала “бизәк”не катлауландыра. Шуның белән үзенең алдагы үсешенә яшел ут кабыза.

Ә балага кечкенә чагыннан ук аерым бер күнекмәләр һәм белемнәр бирелмәгән очракта аның этәргече булмый, аңа мәктәптә укуы да авыр була, психологик проблемалар барлыкка киләчәк. Яшьтән белем бирүне бала гомере буе төзиячәк бина нигезе дип атарга була.

   Төзелеп бетмәгән түбәнге кат – киләселәре өчен начар терәк. Моны архитектор белән төзүче генә түгел, ә ата-ана белән педагог та белергә тиеш. Баш миенең үз вакытында үсеш алмаган кирәксез зоналары зәгыйфләнергә мөмкин.

Л.Я.Береславский методикасы буенча белем бирүнең төп принциплары:

1. Балага белем бирү һәрчак уен формасында узарга тиеш. Баладан аның балачагын тартып алырга ярамый.

2. Укыту системага салынган, кабатлау һәм үткәнгә кире кайтуга корылган.

3. Балага шөгыльләнергә кызык булсын өчен һәр педагог шул исәптән бер үк вакытта актер да, бала да булырга тиеш.

4. Укыту акыл эшчәнлеген физик активлык белән чиратлаштырып алыр барылырга тиеш.

5. Белем бирү акыл сәләтен үстерүгә генә түгел, мөстәкыйльлеккә дә юнәлдерелгән булырга тиеш.

Поделитесь с друзьями

Read 1288 times

Leave a comment

Make sure you enter all the required information, indicated by an asterisk (*). HTML code is not allowed.

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич