Тәрбия

Tuesday, 18 April 2017 13:57

Нәрсә соң ул конфликт?

Rate this item
(1 Vote)

Гаилә – тормышның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Чөнки һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак кирәк. Әмма илдәге катлаулы социаль-икътисадый хәл кешеләрнең рухи халәтендә киеренкелек, тормыш ыгы-зыгысы тудыра. Бу үзара мөнәсәбәтләрдә, шул исәптән ата-аналар белән балалар арасында еш кына низаглар китереп чыгара. Ә балаларга җылы мөнәсәбәт, игътибар кирәк. Ата-аналар исә һәрчак акча эшләү белән мәшгуль, өйгә соң гына кайтканлыктан, аларның балалар белән аралашырга вакытлары калмый. Нәтиҗәдә үзара аңлашылмаучылык барлыкка килә, ягъни конфликт туа.

Rate this item
(1 Vote)

Бүгенге заманда телефонсыз, компьютерсыз тормышны күз алдына китереп булмый. Аның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе дә бары тик үзебезгә генә бәйле. Әйе, бүгенге балалар компьютер уеннары белән бик күп мавыга. Моннан алдагы буыннар рәсемле китаплар, карап үссә, хәзерге балалар компьютер, телевизор, видео аша гына карый. Хәзер ата-ана балалар бакчасына йөргән сабыена да компьютер алырга тырыша, ә мәктәп укучысына заман техникасын өйрәнмичә мөмкин дә түгел. Хәтта көндәлекнең дә электрон вариантына күчтек.

Rate this item
(1 Vote)

Әгәр дә бала начар сүз әйтсә, ата – аналарга нәрсә эшләргә”

   Кечкенә балалар тирә – юньдәге бар нәрсәне күреп, ишетеп бик тиз үзенә сендерә. Бала аны күреп һәм ишетеп кенә калмый, ул аны исендә калдыра. Һәм бер генә дә олы кеше балага алай эшләмәскә куша алмый. Шуңа күрә, америка психологы Алан Фромм язуынча, тәмсез сүзләрне кулланмауны тыю авыр. Бала янында, без олылар, андый сүзләрне әйтүдән тыелырга тиешбез. Әгәр бала әшәке сүзләр куллана икән, димәк, андый тәмсез сүзләрне ул гаиләдә түгел, урамда өйрәнгән дип санарга була. Урамда, транспорт чараларында, телевизорда, үзен чолгап алган тирәлектә бала андый сүзләрне ишетә һәм ота.

Friday, 14 April 2017 12:32

Балам – сугыш чукмары

Rate this item
(1 Vote)

Балам – сугыш чукмары

Балалар агрессиясенең сәбәбе нидә?

Малайларда үзләрен агрессив тоту кызларга караганда 3-4 тапкыр ешрак күзәтелә, ди белгечләр. Ирләр бит гомүмән кызураклар. Кайбер галимнәр моны гормоннарга бәйли. Икенчеләре инде тәрбиягә сылтыйлар, янәсе ата-аналар кыз балаларны “кызлар сугышырга тиеш түгел” дип, ә малайларны “үзеңне дә кыерсыттырма, көчсезләрне дә якла; ирләр еларга тиеш түгел...” дип үстерә.

Үсә барган саен малайларга акыл керә һәм агрессия көчсезләнә, әлбәттә, әмма бәләкәй чактагы сугыш чукмарларының берникадәр өлеше чал чәчләргә кадәр сугышып-ызгышып йөри. Шуңа күрә бу теорияләрнең кайсысы хак булуы билгеле түгел.

Rate this item
(1 Vote)

Бала каләм тота белмәсә...

Кәгазь битендә аркылы-торкылы ясалган рәсем нәрсә турында сөйли? Күпләр андый нәрсәгә игътибар да итми. Ә менә белгечләр фикеренчә, өч-дүрт яшьлек бала ясаган рәсем билгеле бер мәгънәгә ия. Нәкъ менә шул вакытта әти-әнинең игътибарлы булуы кирәк тә инде. Чөнки теләсә кайсы рәсем баланың күңелендә ниләр булганын аңлатырга сәләтле. Шуңа да балалар психологы Эльвира Хисамованың үз тәҗрибәсендә рәсем тестларын куллануы юктан гына түгел.

Thursday, 13 April 2017 13:35

Әгәр бала урлашса.

Rate this item
(3 votes)

Әгәр бала урлашса.

Әйләнә – тирәдәгеләр, әти – әниләр баланың иң беренче урлашуын белгәч- шок хәлендә калалар. Эмоцияләргә бирелеп, алар, баланы сораштырырга һәм җәза бирергә омтылалар. Ләкин, ашыкмагыз. Туган ситуацияне ныклап уйлагыз һәм дөрес чишелеш эзләгез.

“Урлау” дигән төшенчәне сабый балага аңлатып булмый. Бала, 3-4 яшьтә “үзенекен” һәм “чит кеше” әйберсен белми. Ул бары тик ала һәм моны яшерми.

Rate this item
(0 votes)

Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Бала – гаиләнең көзгесе. Ата–ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Ә балага авыр вакытта ата-ананың игътибары тагы да артырга тиеш. Әйдәгез, уйлап карыйк әле, без баланың уңышларына һәм проблемаларына ничек карыйбыз соң? Аның проблемаларын аңлыйбызмы? Бала мәктәптә кәнагатьләну хисе белән укысын өчен без ата-аналар балага ярдәм итәргә тиешбез.

Rate this item
(0 votes)

Укучы балаларның психологиясен һәм физиологик үзенчәлекләрен бик тирән белгән һәм нечкә сиземләнгән остаз Ризаэддин Фәхреддин 1898 елда “Тәрбияле бала” исемле китабын бастыра. Китапның беренче юлында ук, автор, тәрбияле баланың алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле, дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерүче, дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләтнең патшалыгы белән дә алмаштырылмый торган олы байлык булуын ассызыклап күрсәтә.

StartPrev12NextEnd
Page 1 of 2

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич