Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 мая 2020 08:45

Туган көнгә шигъри котлаулар

Язлар гына бүләк итәдер ул, Бу дөньяга синдәй затларны. Рәхмәтләргә кушып кабул итче, Йөрәктәге барлык назларны. Бакчаларда кошлар сайрап туймый, Сине котлап туган көнеңдә. Изгелекләр генә терки барыр, Фәрештәләр синең иңеңдә. *** Хисләр ташый йөрәк түреннән, Саф теләкләр булып түгелә. Сине туган көнең белән, Тәбрик итәбез чын күңелдән. Тормыш юлын...

Язлар гына бүләк итәдер ул,

Бу дөньяга синдәй затларны.

Рәхмәтләргә кушып кабул итче,

Йөрәктәге барлык назларны.

Бакчаларда кошлар сайрап туймый,

Сине котлап туган көнеңдә.

Изгелекләр генә терки барыр,

Фәрештәләр синең иңеңдә.

***

Хисләр ташый йөрәк түреннән,

Саф теләкләр булып түгелә.

Сине туган көнең белән,

Тәбрик итәбез чын күңелдән.

Тормыш юлын уз син шатлык белән,

Авырлыклар юлдаш булмасын.

Озын юлда баскан эзең калсын,

Вак яңгырлар аны юмасын.

***

Яшә син мәңгелек гөл булып!

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,

һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә, хөрмәткә төренеп.

Йортыңа кайгылар килмәсен,

Гөрләп торсын һәрчак өй түрең.

Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең.

Ямьләндереп синең гомерең.

***

Гомер юлың пар канатлы үтсен.

Өстәлеңдә сыйлар мул булсын.

Тормыштагы кылган игелегең,

Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

Бик гади син, бик гүзәл син,

Бар кешегә карата.

Шуңа күрә яше-карты

Сине бердәй ярата.

Сезгә озын гомер телим,

Куаныч, шатлык телим.

Сабырлык җан тынычлыгы,

Бәхетле картлык телим.

***

Бүгенгедәй сөйкемле бул.

Бүгенгедәй бәхетле бул.

Җәй гөлләре үскәндә дә,

Яз яфраклар ярганда да,

Көз җилләре искәндә дә,

Җиргә карлар яуганда да.

***

Синең өчен гөлләр чәчәк атсын.

Тыныч булсын кичең, төннәрең.

Сайрар кошлар синең өчен генә,

Багышласын иде көйләрен.

***

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сиңа мул гына.

Без телибез сиңа ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып.

***

Салкын карлы кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакытта йөзең көләч булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.