Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 июня 2020 11:46

Дуслар турында шигырьләр

  Дуслар кирәк   Әби белән бабай әйтә: «Имин булсын еллар, - ди, - Чын дусларча аралашсын Җир шарында илләр», - ди.     Дуслар булса, авыр түгел Егылгач та торырга. Дуслар белән генә мөмкин Яхшы тормыш корырга.     Дуслар кирәк шул безгә дә Өйдә, мәктәптә, тышта... Кадерен белик...

 

Дуслар кирәк

 

Әби белән бабай әйтә:

«Имин булсын еллар, - ди, -

Чын дусларча аралашсын

Җир шарында илләр», - ди.

 

 

Дуслар булса, авыр түгел

Егылгач та торырга.

Дуслар белән генә мөмкин

Яхшы тормыш корырга.

 

 

Дуслар кирәк шул безгә дә

Өйдә, мәктәптә, тышта...

Кадерен белик дусларның.

Үпкәләтмик ялгыш та.

                           Римма Шәехова

Дусларың гына булсын!

 

Егылсаң, торып була,

Торсаң, йөгереп була,

Йөгерсәң, җитеп була –

Дусларың гына булсын!

 

Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып-көлеп була –

Дусларың гына булсын!

 

Күңелле яшәп була,

Үсеп һәм ныгып була,

Дошманны егып була –

Дусларың гына булсын!

                    Рөстәм Мингалим

Дуслык, чын дуслык!

Иптәшләрең әйбәт булса,

Кыскара озын юл да.

Бергә булыйк, бердәм булыйк

Дуслыкның көче шунда.

Киңәшле эш һич таркалмас,

Куллар көч бирсен кулга.

Бергә булыйк, бердәм булыйк

Дуслыкның көче шунда.

Ярдәмләшеп, җырлап-көлеп

Яшик кояшлы елда.

Бергә булыйк, бердәм булыйк

Дуслыкның көче шунда.

Юлдаш булып йөр, дуслык,

Илче булып кил, дуслык,

Һәрбер өйгә кер, дуслык,

Безнең белән тор, дуслык,

Дуслык, дуслык, чын дуслык!

                       Эльмира Шәрифуллина