Өлкәннәр көненә багышланган шигырьләр

Әби такмаклары

Әби, әби, әбәнәк,

Әби миннән тәбәнәк.

Әбиләргә барган идем,

Әби ята тәгәрәп.

Әбекәйне торгыздым,

Утырдык без бергәләп.

Әби сүзеннән көлеп,

Үзем киттем тәгәрәп.

Тәгәри-тәгәри киткәнмен,

Өйгә кайтып җиткәнмен.

Гөл савытына менеп,

Шуннан егылып төшкәнмен.

***

 

И әбекәй, әбекәй,

Пешер миңа тәмлекәй.

Пешер бераз әлбә дә,

Янына куш хәлвә дә,

Тагын булса, әҗекәй*,

Шикәр белән тәмле чәй,

Рәхмәт әйтеп, әбекәй,

Әй, итәрмен чәбәкәй!

 

Әҗекәй*- җимеш сыгынтысы белән пешерелгән кызыл эремчек.

 

 

Кырык онык (А.Бартодан Р.Вәлиева тәрҗемәсе)

Менә бәла,

Менә бәла,

Бакчаны билчән баскан!

Җиләкләре күренми дә —

Үлән астына качкан.

 

Әйтте әби:

— Мин сезне

Нишләтергә белермен,

Кырык оныгымны җыеп,

Кирәгең бирдерермен!

 

Кырык онык килделәр,

Елмаешып көлделәр:

— Безме аны, «ә» дигәнче

Юк итәбез! — диделәр.

 

Чынлап та,

Бер үттеләр

— Һәммәсен юк иттеләр…

 

Әби күргәч, аһ итте:

— Бөтен бакча ялт итте.

Тик җиләкләрем күренми,

Алар соң кая китте?!

 

 

Әбине җәлләп кенә (Р.Вәлиева)

Ерак түгел арабыз

Әбиләргә барабыз

Барабыз җәйләп кенә

Әбине җәлләп кенә

 

Машиналар ак кына

Утырам җайлап кына

Китәбез инде менә

Әбине җәлләп кенә

 

Җиләкләр пешкән чакта

Яңа бал төшкән чакта

Безнең килгәнне күреп

Әби чыга йөгереп

 

Бер елмая, бер көлә

Орчыктай бөтерелә

Әле катыгын китерә

Әле тавыгын куя

 

Тавык кына коткармагач

Соңгы сарыгын суя

Сарык ите тиз пешә

Бәлешкә дә килешә

 

Ашыйбыз тәмләп кенә

Әбине җәлләп кенә

Ит ашап, каймак эчеп

Түзәсең моңа ничек?

 

Түзәбез инде менә

Әбине җәлләп кенә

Үтә инде җәйләр дә

Китәбез әбиләрдән

 

Күңеле булсын өчен

Алабыз кайсы берсен

Каклаган казын, кагын

Чәчәген бавырсагын,

 

Балын, маен, тавыгын

Оекбашын, мамыгын

Алабыз инде менә

Әбине җәлләп кенә.

 

Әби белән бабушка (Б.Рәхмәт)

Ике карчык гөрләшәләр тышта,

Берсе — әби, берсе — бабушка,

Берсе — оек, берсе чулок тоткан,

Икесе дә оста бик эшкә.

 

Дуслар да бик: пирог пешкән көнне

Әбине дә дәшә бабушка,

Бәлеш пешкән көнне бабушканы

Дәшми калмый әби бәлешкә.

 

Белгән сүзен русча, белмәгәнен

Үз телендә әби сукалый,

Ә бабушка, аңлаган күк аны,

Башын селки, күзен кыскалый.

 

Әби көлсә, ул да көлгән була,

Белмәсә дә нигә көлгәнен,

Күгәрчен күк гөрли-гөрли шулай

Уздыралар бергә көннәрен.

 

Дәү әнигә барабыз (Р.Вәлиева)

Әлли, әлли, әллилә,

Барабыз дәү әнигә!

Дәү әнигә барабыз,

Һәммәсен дә алабыз:

Әлфияне — алабыз,

Зөлфияне — алабыз.

Илфат белән Иршатны

Бер арбага салабыз.

 

Әлли, әлли, әллилә,

Әй рәхәт дәү әнидә!

Алмагачлар астында,

Түр тәрәзә каршында,

Кошлар сайрап торганда,

Өчпочмак ашаганда…

 

Әлли, әлли, әллилә,

Калабыз дәү әнидә!

Калабыз бөтенләйгә,

Кыш та торырга, җәй дә.

 

Илфат белән Әлфия

Бүтән авырмасын дип,

Дәү әнием гомергә

Ялгызы тормасын дип,

Әти яңа өй сала,

Зу-ур сыер сатып ала.

Вәт!

 

Дәү әнием (Ә.Бикчәнтәева)

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел ул

Ул минем дәү әнием.

 

Ак ефәктәй чәчләрен

Ул тарап куя үреп,

Чисталыкка өйрәнәм

Мин дә аңардан күреп.

 

Мин бакчага киткәндә,

Озатып кала мине,

Кайтканда каршы ала,

Бигрәк тә әйбәт инде!

 

Кызыклы әкиятләр

Сөйли кичләрен безгә,

“Бәбкәм”, – диеп иркәләп

Эндәшә үзебезгә.

 

Күзлексез күрмәсә дә,

Таяксыз йөрмәсә дә,

Җитмеш яше тулса да,

Бик картайган булса да,

 

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

 

Җылы оек , бияләй

Бәйли безгә көз җиткәч.

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

 

Өйдә аны һәммәбез

Яратабыз, сөябез:

– Син бик кадерле безгә,

Озак яшә, – диябез.

 

Әбием килгән (Ф. Зыятдинова)

Өйгә кайтсам, өй балкыган —

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән!

 

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

«Күрим әле улымны!» — дип,

Әбием килгән!

 

Өебезнең кояшы (Ф. Зыятдинова)

Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

 

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, – диләр.

 

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек менә әбинм күк

Җылы, якты буласы?!

 

Дәү әнидә кунакта (Җ.Тәрҗеманов)

Җәй көне булдым авылда,

Дәү әнидә кунакта.

Татарча сөйли белергә

Өйрәндем мин шул чакта.

 

Өйрәнмичә булмый анда,

Русча берни белмиләр.

Әллә уйнап, әллә чынлап:

“По-русски не знай”, – диләр.

 

Тавыклар да, үрдәкләр дә

“Куш-шай” – дисәң, качалар.

“Аша”, – дисәң, авызларын

Бик зур итеп ачалар.

 

Сөтләре дә, каймагы да

Бөтенләй башка анда;

Авылда дәү әниләрдә

Торсаң иде һаман да.

 

Киләсе җәйдә әни дә,

Әти дә барыр әле,

Һәм татарча сөөйләшергә

Өйрәнеп кайтыр әле.

 

 

Молодец минем әби (Ф.Яруллин)

Бөтен эш кулыннан килә,

Әй уңган минем әби!

Мин дигәндә – ул идәндә,

Көчен һич тә җәлләми.

 

Алъяпкычларым үтүкли,

Көн дә чәчләрем үрә.

Якаларым гел ак минем

Әби юганга күрә.

 

Китап-дәфтәрләремне дә

Гел карап кына тора,

Ертылган битләре булса

Тота да ябыштыра.

 

Күңелләре күтәрелә

Бер ертыкны ямаса.

Минем өчен укырга да

Барыр иде… яраса.

 

“Әби күзлеген эзли” (Н.Мадьяров.)

Әби күзлеген эзли,

Кайда икәнен белми.

Күзлеге бит кулында,

Әмма ул аны сизми.

 

-Әби, әби,-дим аңа,

Каршысына ук килеп,

Җайлы булыр эзләргә,

Күзлегеңне ки элек.

 

Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә.

–Рәхмәт, табып бирдең,-ди,

Аркамнан сөя-сөя.

 

“Минем әби” (М. Садри)

Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

Зур үскән инде, алар

Төрле һөнәр беләләр:

Кукуруз үстерәләр,

Казанда – алар мехчы,

Химик, шофёр, сабынчы,

Металлист һәм тегүче,

Ә Җәлилдә – төзүче.

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»