Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 декабря 2019 12:51

Яңа елга чыршы уенчыгы!!!

Посмотреть эту публикацию в Instagram «Дускай, мин киләсе 2020 елны түземсезләнеп көтәм.✨ Йолдызнамә буенча ул Ак күсе елы булачак.???Ел хуҗасы аралашучан, зирәк, тышкы кыяфәте дә игътибарны җәлеп итә. Шуңа 2020 нче елда яңа дуслар табарга һәм күп эшләрдә уңышка ирешергә мөмкин булачак. Әмма аның өчен тырыш, кызыксынучан булырга кирәк. Әйдә,...

Посмотреть эту публикацию в Instagram

«Дускай, мин киләсе 2020 елны түземсезләнеп көтәм.✨ Йолдызнамә буенча ул Ак күсе елы булачак.???Ел хуҗасы аралашучан, зирәк, тышкы кыяфәте дә игътибарны җәлеп итә. Шуңа 2020 нче елда яңа дуслар табарга һәм күп эшләрдә уңышка ирешергә мөмкин булачак. Әмма аның өчен тырыш, кызыксынучан булырга кирәк. Әйдә, без яңа кул эше – тозлы камырдан чыршы уенчыгы ясыйбыз!? Дускай, яңа елда бәхетең дә, һөнәрләрең дә артып торсын!» ? Кирәк булачак: Аш тозы («Экстра») – 1 өлеш он – 1 өлеш су – ярты өлеш такта уклау тимер чыбык (мыек өчен) буяулар пумала җеп Эш барышы: ??? 1. Тоз белән онны савытка салып болгат, су өстәп, камыр бас. Игътибарлы бул, камыр бармакка ябышып калмасын. 2. Уклау белән камырны җәй. Үзең теләгән зурлыкта камырдан ай формасын кисеп куй. Төрле җайланмалар ярдәмендә тишекләр яса. 3. Күсе ясар өчен, аерым баш, гәүдә, колаклар, тәпиләр, борын һәм койрык формында камыр кисәкләре әвәлә. Аннары үртәктәгечә аларны бер-берсенә беркет. Күсегә чыбык мыек яса. 4. Айда утырган күсе формасы әзер булгач, аны берничә минут җылымса пичтә яки тәүлек буе бүлмәдә киптер. 5. Аннары уенчыкны матур итеп буя һәм җеп беркетеп куй. 6. Кипкәч, камыр күсене чыршы ботагына элеп куй. Мондый уенчык белән Яңа елны каршылау тагын да күңелле булыр!❤️❤️❤️ . #салаваткупережурналы #салаваткүпере #татмедиа #Татарстан #казанькудапойти #янаел

Публикация от "САЛАВАТ КУПЕРЕ" журналы (@salavatkupere)