Фирдүс Тямаев - бүгенге көндә популяр җырчылар рәтендә. Халык та концертларына яратып йөри. Концерт кына түгел, җырларына кушылып җырлаучылар, биючеләр дә бихисап икән. Хәтта кечкенә балалар арасында да фанатлар бар. Фирдүснең инста тасмасына куйган постында бер бәләкәй малай рәхәтләнеп бии. Әмир исемле булып чыкты бу егет. 21 сәгать өчендә 70 меңнән артык карау җыеп өлгергән. Әбүнәчеләр исә: «Артист булыр бу!» дип юрап та куйганнар. Уңышлар телик Әмиргә! Тагын да матур биюләре белән сөендереп торсын!
@ firdustyamaev_official