Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 октября 2019 13:55

Үзәнчәлекле бүләк (Оригинальный подарок ) Tartlets with Berries

Үзенчәлекле бүләк Ярый әле аң-белемгә тартучы, гаделлеккә өндәүче, уңышларыбызга сөенеп, авыр минутларда юатучы, ярдәм кулы сузучы укытучыларыбыз бар! Ә тиздән аларның профессиональ бәйрәме – Укытучылар көне булачак. Бәйрәм көнендә иң яраткан укытучыңа менә шундый оригиналь вазада чәчәкләр бүләк итсәң, бик күңелле булыр. Кирәк булачак: Ярты литрлы банка Акрил буяулар Губка...

Үзенчәлекле бүләк

Ярый әле аң-белемгә тартучы, гаделлеккә өндәүче, уңышларыбызга сөенеп, авыр минутларда юатучы, ярдәм кулы сузучы укытучыларыбыз бар! Ә тиздән аларның профессиональ бәйрәме – Укытучылар көне булачак. Бәйрәм көнендә иң яраткан укытучыңа менә шундый оригиналь вазада чәчәкләр бүләк итсәң, бик күңелле булыр.

Кирәк булачак:

Ярты литрлы банка

Акрил буяулар

Губка

Чәчәкләр

Ябыштыргычлар (урта биттән)

Фотосурәт

  1. Иң элек кәгазьдән түгәрәк кисеп ал (түгәрәкнең диаметры 7 см дан артмасын). Аны чиста, коры банкага ябыштырып куй.
  2. Губканы үзең теләгән төстәге акрил буяуга манып, банканың тышын буя.
  3. Буяу кипкәч, ябыштырган кәгазь түгәрәкне куптарып ал. Банкага журналның иң уртасындагы ябыштыргычларны матурлап ябыштыр.
  4. Бизәү эшләре тәмамланганнан соң, буялмый калган «түгәрәк»кә укытучың белән бергә төшкән фотосурәтне куй.
  5. Чын ваза килеп чыкты, шулай бит? Син аңа матур чәчәкләр, көзге яфраклар бәйләмен яисә таякчыкларга кадалган җиләк-җимешләрне утыртып куя аласың. Хәзер инде яраткан укытучыңны шундый оригиналь бүләк белән шатландырасы гына кала.

Сүзлек:

Бүләк – подарок – present [прэзнт]

Ябыштыргыч – наклейка – sticker [ˈстикэ]

Укытучы – учитель – teacher [ˈтиːчэ]

 

Оригинальный подарок

Хорошо, что есть на свете учителя – люди, которые призывают к знаниям, учат человечности, радуются каждой нашей удаче и сопереживают в минуты поражений. Совсем скоро их профессиональный праздник – День учителя.

Только представь, как обрадуется твой любимый учитель, когда ты подаришь ему эту оригинальную вазу-фоторамку...

Тебе понадобиться:

Пол литровая банка

Акриловые краски

Губка

Цветы

Наклейки (из журнала)

Фотография

  1. Сначала отрежь круг из бумаги (диаметр до 7 см). Затем прикрепи его на чистую, сухую поверхность банки.
  2. Обмакни губку в акриловой краске (цвет на твое усмотрение) и покрась ею наружнюю поверхность банки. После того, как краска высохнет, оторви бумажный круг. Укрась края рамки наклейками из середины журнала.
  3. Затем размести совместную фотографию с учителем в «круг» внутри банки.
  4. Чтобы эта оригинальная фоторамка стала еще и вазой необходимо разместить в нее композицию из цветов, осенних листьев или фруктов (на спажках). Безусловно, учитель будет рад такому оригинальному подароку, сделанному руками любимого ученика.

Словарь:

Подарок – бүләк – present [прэзнт]

Наклейка – ябыштыргыч – sticker [ˈстикэ]

Учитель – укытучы – teacher [ˈтиːчэ]

 

Tartlets with Berries

Autumn is the time to reap the harvest. Most of you have already picked delicious berries, fruit, and vegetables and have put them into the freezer. The ingredient we’re going to use in our following recipe is berries! It will be made by a 7-year-old girl Safina with her mother, a well-known singer, Dilya Nigmatullina. It’s important that this dish is not only delicious, but also healthy.

You need

For the dough:

100 g sour cream

2 tablespoons of olive oil

120 g rice flour

5 g baking powder

A pinch of natural sweetener (stevia, fructose or other)

A pinch of salt

A cupcake pan

For the filling:

0.5 glass of sour cream

1 egg

Natural sweetener

1 tablespoon of rice flour

A mix of berries

Procedure:

  1. To make the dough, put all the ingredients into a bowl and mix dough with your hands. Then use a necessary amount of dough to form circles.
  2. Oil the cupcake pan with olive oil and spread the dough on the form parts.
  3. To make the filling, mix sour cream, an egg, sweetener and rice flour using a whisk until smooth.
  4. Dip the berries in corn flour and put them in the form on the dough circles.
  5. After that залейте the berries with the creamyfillingand put the pan into the oven preheated to 160-170 degreesfor 20-30 minutes.

Enjoy!