Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 октября 2019 08:28

Җиләкле тарталеткалар Ягодные тарталетки Tartlets with Berries

Җиләкле тарталеткалар Бакчаларда уңыш җыю вакыты. Ә күпләр инде витаминлы җиләкләр-җимешләрне, сусыл яшелчәләрне суыткычка тутырып куйгандыр. Бүген күркәм җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы 7 яшьлек Сәфинә шулардан безне бик тәмле ризык – җиләкле тарталетка әзерләргә өйрәтә! Тәмле генә түгел, бик файдалы да әле үзе! Кирәк булачак Камыр өчен: 100 гр. каймак...

Җиләкле тарталеткалар

Бакчаларда уңыш җыю вакыты. Ә күпләр инде витаминлы җиләкләр-җимешләрне, сусыл яшелчәләрне суыткычка тутырып куйгандыр. Бүген күркәм җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы 7 яшьлек Сәфинә шулардан безне бик тәмле ризык – җиләкле тарталетка әзерләргә өйрәтә! Тәмле генә түгел, бик файдалы да әле үзе!

Кирәк булачак

Камыр өчен:

100 гр. каймак

2 аш кашыгы зәйтүн мае

120 гр. дөге оны

5 гр. көпшәкләгеч (разрыхлитель)

1 чеметем баллы тәмләткеч (эритрит, стевия, фруктоза һ.б.)

1 чеметем тоз

Кекс пешерү савытлары

Эчлек өчен:

Ярты стакан каймак

1 йомырка

Баллы тәмләткеч

1 аш кашыгы дөге оны

Төрле җиләкләр

Эш барышы:

  1. Иң элек барлык ингридиентларны бер савытка салып болгатабыз һәм камыр басабыз. Аны кирәк кадәр түгәрәкләр ясап, бүлеп куябыз.
  2. Кекс формаларын зәйтүн мае белән майлап, камыр түгәрәкләрен шунда кул белән җәеп куябыз.
  3. Эчлекне ясар өчен кирәкле әйберләрне салып, чәнечке яки таҗ белән төреләр беткәнче болгатабыз.
  4. Җиләкләрне кукуруз онына манып камыр өстенә тезеп чыгабыз.
  5. Соңыннан шул җиләкләр өстенә эчлекне салып, алдан 160-170 градуска кадәр кызгырылган пичкә (духовкага) куеп, 20-30 минут пешерәбез.

Тәмле булсын!

 

 

Ягодные тарталетки

Осень – время сбора урожая... А многие, наверное, уже успели собрать вкусные ягоды, фрукты и овощи и заморозить их в морозильнике. Именно из сочных ягод будет наш следующий рецепт! А приготовит его 7-летняя девочка по имени Сафина вместе с мамой – известной певицей Дилей Нигматуллиной. Важно, что блюдо не только вкусное, но и полезное.

Необходимо

Для теста:

100 гр. сметаны

2 ложки оливкового масла

120 гр. рисовой муки

5 гр. разрыхлителя

1 щепока натурального подсластителя (эритрит, стевия, фруктоза или др.)

1 щепотка соли

Форма для кексов

Для начинки:

0,5 стакана сметаны

1 яйцо

Натуральный подсластитель

1 столовая ложка рисовой муки

Разные ягоды

Ход работы:

  1. Чтобы приготовить тесто смешайте все ингридиенты в миске и руками замесите тесто. Затем сформировуйте кружочки из теста нужного количества.
  2. Намажьте формы кексов оливковым маслом и распредители тесто по форме.
  3. Для начинки перемешайте сметану, яйцо, подсласитель и рисовую муку венчиком до образования однородной массы.
  4. Обмакните ягоды в кукурузной муке и положите в форму на тесто.
  5. Затем залейте ягоды заливкой и поставьте в заранее зарогретую до 160-170 градусов духовку на 20-30 минут.

Приятного аппетита!

 

 

Tartlets with Berries

Autumn is the time to reap the harvest. Most of you have already picked delicious berries, fruit, and vegetables and have put them into the freezer. The ingredient we’re going to use in our following recipe is berries! It will be made by a 7-year-old girl Safina with her mother, a well-known singer, Dilya Nigmatullina. It’s important that this dish is not only delicious, but also healthy.

You need

For the dough:

100 g sour cream

2 tablespoons of olive oil

120 g rice flour

5 g baking powder

A pinch of natural sweetener (stevia, fructose or other)

A pinch of salt

A cupcake pan

For the filling:

0.5 glass of sour cream

1 egg

Natural sweetener

1 tablespoon of rice flour

A mix of berries

Procedure:

  1. To make the dough, put all the ingredients into a bowl and mix dough with your hands. Then use a necessary amount of dough to form circles.
  2. Oil the cupcake pan with olive oil and spread the dough on the form parts.
  3. To make the filling, mix sour cream, an egg, sweetener and rice flour using a whisk until smooth.
  4. Dip the berries in corn flour and put them in the form on the dough circles.
  5. After that залейте the berries with the creamyfillingand put the pan into the oven preheated to 160-170 degreesfor 20-30 minutes.

Enjoy!