Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 декабря 2019 07:15

Курчак театры нәрсәдән башлана? С чего начинается театр кукол?

Курчак театры нәрсәдән башлана? Казаныбызның үзәгендә патша сараеннан да затлырак матур бина бар. Ул Татар дәүләт «Әкият» курчак театры. Быел балаларның иң яраткан театры туган көнен билгеләп үтә. Аңа 85 яшь тула! Дуслар, әйдәгез, бергәләп үзебезнең Курчак Театрын котлыйк һәм, матур курчаклар белән якынрак танышырга дип, спектакльләргә ешрак барыйк... Кем...

Курчак театры нәрсәдән башлана?

Казаныбызның үзәгендә патша сараеннан да затлырак матур бина бар. Ул Татар дәүләт «Әкият» курчак театры. Быел балаларның иң яраткан театры туган көнен билгеләп үтә. Аңа 85 яшь тула! Дуслар, әйдәгез, бергәләп үзебезнең Курчак Театрын котлыйк һәм, матур курчаклар белән якынрак танышырга дип, спектакльләргә ешрак барыйк...

Кем белә, курчак театры нәрсәдән башлана?

Әлбәттә, курчаклардан... Ә алар күп төрле була икән ‒ берничә сантиметрдан башкан ике кеше буе зурлыгындагылар да бар ди! Курчакны махсус театр артисты йөртә. Ничек идарә итүенә карап, курчаклар ике төргә бүленә.

«Өске курчаклар» (верховые куклы) белән эш иткәндә артист пәрдә артына качып, курчакны астан хәрәкәтләндерә. Мәсәлән, «Петрушка театры» (театр Петрушки) яки бишбармакча театры вакытында курчак артистның өч бармагына киертелә. Курчак театрын булдыручы шәхесләрнең берсе С. Образцовның да 60 ел буена яраткан бишбармакча курчагы Тяпа булган. «Таяк курчак» (тростевая кукла) белән уйнар өчен зур осталык кирәк. «Тере куллы» курчак (кукла с «живой рукой») соңгы арада зур популярлык яулады. Монда курчак куллары урынына артистныкы хәрәкәтләнә.

«Аскы курчаклар» яки планшет курчаклар (низовые куклы) төрендәге курчаклар артисттан астарак (мәсәлән, идәндә яки өстәлдә) хәрәкәтләнә. Бу төргә, «зур идән курчак», «марионетка», «таякчыклы» курчак һәм шәүлә-курчак керә. «Зур идән курчак»ның ольшая напольная или ростовая кукла) зурлыгы артист буеннан яки режиссер күзаллавыннан тора. Гадәттә, аны ике артист йөртә. Җепләр ярдәмендә хәрәкәтләнүче курчакны «марионетка» дип өстән вагага беркетелгән атыйлар. «Таякчыклы» курчак (кукла на «потычке») дигән курчаклар өч өлештән тора: башы, гәүдәсе һәм тотып йөртер учен махсус сабы. Мондый курчаклар бик хәрәкәтчән була.

Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында боларның һәммәсе дә бар. Ә иң мөһиме, театрда балаларны зарыгып көтеп торучы, курчакларга «җан» өреп, аларны йөрергә, сөйләшергә, биергә һәм башка шөгыльләргә өйрәтүче коллектив эшли. Бәйрәмегез котлы булсын, кадерле курчак театры артистлары һәм театр коллективы!

Сүзлек:

Курчак – кукла – puppet [ˈпапит]

Төр – вид – type [тайп]

Бишбармакча – перчатка – glove [глав]

Хәрәкәт – движение - movement [ˈмуːвмэнт]

 

С чего начинается театр кукол?

В центре Казани есть здание, наряднее королевского дворца. Это Татарский государственный театр кукол «Экият». В этом году любимый театр детей празднует особенный день рождения. «Экият» исполняется 85 лет! Друзья, давайте вместе поздравим наш театр кукол и, чтобы поближе познакомиться с новыми красивыми куклами, почаще будем ходить на представления…

А кто знает, с чего начинается театр кукол?

Конечно же, с кукол... А они бывают самыми разными – от нескольких сантиметров до двойного роста человека. А водит их специально обученный артист. По тому, как управляется кукла, разделяют два вида.

Когда артист имеет дело с «верховыми куклами», он прячется за ширму и управляет ею снизу. К примеру, театр Петрушки ики перчаточный театр предполагает, что артист одевает куклу на свои три пальца. Говорят, что у одного из основоположников российского кукольного театра С. Образцова на протяжении 60 лет была любимая перчаточная кукла Тяпа. Для того, чтобы управлять «тростевой куклой» нужно особое мастерство. А куклы с «живой рукой» в последнее время приобрели особую популярность. Здесь вместо рук куклы двигаются загримированные руки самого артиста.

При работе с «низовыми куклами» или планшетными куклами предполагается, что артист находится выше куклы. К этому виду относят большую напольная куклу, «марионетку», куклу на «потычке» и теневую куклу. Размер «большой» напольной или ростовой куклы зависит от роста артиста или задумки режиссера. Обычно, его водят два артиста. Куклы, которые управляются нитями, прикрепленными на вагу, называются «марионетками». Куклы на «потычке» состоят из трех частей: голова, туловище и гапит (ручка), за которую водят данный вид куклы. Эта кукла очень подвижна, выразительна.

В татарском государственном театре кукол «Экият» «живут» все эти куклы. А самое главное, в театре есть коллектив, который «вдыхает жизнь» в кукол, заставляя их говорить, петь, танцевать и т.п., и с нетерпением ждет юных зрителей. Доброго Вам праздника, уважаемые артисты и сотрудники театра!

Сүзлек:

Курчак – кукла – puppet [ˈпапит]

Төр – вид – type [тайп]

Бишбармакча – перчатка – glove [глав]

Хәрәкәт – движение - movement [ˈмуːвмэнт]