Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 декабря 2019 08:06

Гали. Гали. Gali.

Дәрдмәнд Гали Әкият Бер кешенең өч угылы бар иде. Иң кечеләре Гали атлы. Аталары базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты. Алмалары бик пешкән, татлы сулы җимешләр иде. Берничә сәгатьтән соң аталары балаларын янына чакырып: «Алмаларны, нишләттегез?» – дип сорады. Өлкән угылы әйтте: – Әти! Мин алмамны ашадым. Эчендәге орлыкларын...

Дәрдмәнд

Гали

Әкият

Бер кешенең өч угылы бар иде. Иң кечеләре Гали атлы. Аталары базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты. Алмалары бик пешкән, татлы сулы җимешләр иде.

Берничә сәгатьтән соң аталары балаларын янына чакырып: «Алмаларны, нишләттегез?» – дип сорады. Өлкән угылы әйтте:

– Әти! Мин алмамны ашадым. Эчендәге орлыкларын җыеп куйдым. Бакчабызга чәчеп, алма агачы үстермәк буламын.

– Яхшы иткәнсең, угылым! – диде атасы.

Уртанчы угылы әйтте:

– Мин алмамны ашадым. Бик тәмле, татлы җимеш икән. Әтиемә Хак Тәгалә исәнлек бирсен, дип дога кылдым.

Атасы янә: «Яхшы иткәнсең, угылым!» – диде.

Өченче угылы Гали атасына карап әйтте:

– Алманың яртысын ашадым...

Атасы әйтте:

– Яртысын нишләттең? Гали куркып, кызарып әйтте:

– Күршебезнең угылы Вәли авырып ята, барып яртысын аңар бирдем, бик куанды, дога кылды.

– Бәрәкалла, угылым! Син бигрәк тә яхшы иткәнсең! – дип, атасы Галинең битеннән, күзләреннән үпте.

– Син мәрхәмәтле, шәфкатьле булырсың, Хода бәхетеңне арттырсын! – диде.

Мәрхәмәтле булу – зур яхшылык, мәрхәмәтле кешегә Хода да мәрхәмәт кыладыр.

Дэрдменд

Гали

Сказка

У одного старца было три сына. Самого младшего звали Гали. Отец купил на базаре яблоки и каждому сыну отдал по штуке. Яблоки были спелыми и очень сочными.

Через несколько часов отец подозвал сыновей и спросил: «Как вы распорядились яблоками?». Старший сын ответил:

– Отец! Я съел свое яблоко. А семечки сохранил и решил посадить яблони в нашем саду.

– Хорошо придумал, сынок! – ответил отец.

Средний сын говорит:

– Я сел свое яблоко. Оно было очень вкусным, сочным. Я помолился и попросил у Бога дать тебе крепкого здоровья.

Отец ответил: «Хорошо сделал, сынок!».

Третий сын посмотрел на отца и говорит:

– Я съел половину своего яблока...

Старец спрошивает:

– А где вторая половина? Гали испугался и краснея ответил:

– Сын нашего соседа Вали приболел, я отдал половину яблока ему. Он очень обрадовался, отблагодарил. Күршебезнең угылы Вәли авырып ята, барып яртысын аңар бирдем, бик куанды, дога кылды.

– Умница, сынок! Ты совершил очень хороший поступок! – сказал отец и поцеловал сына.

– Ты будешь добрым и милосердным человеком, пусть Бог даст тебе счастье! – сказал отец.

Милосердие – благо, к добрым людям Бог будет милосерден.

 

Dardemand

Gali

A fairytale

One old man had three sons. The youngest son’s name was Gali. The father bought some apples at the market and gave one to each of his sons. The apples were ripe and very juicy.

In a few hours the father called his sons and asked, “What did you do with your apples? The eldest son answered:

Dad, I ate my apple. I saved the seeds and decided to plant apple trees in our garden.

What a great idea, son! – the father replied.

The middle child answered:

I ate my apple. It was very tasty and juicy. I said a prayer and asked God to give you strong health.

Father said, ‘Well-done, son!

The third son looked at his father and said:

I ate one half of my apple...

The old man asked:

        Where is the second half?

Gali got frightened and replied, blushing:

– Our neighbour’s son Vali is sick, I gave half an apple to him. He got very pleased and thanked me and offered his prayers.

Well-done, son! You did a very good thing! – the father said and kissed his son.

You will be a kind and merciful person. May God bless you with happiness! – the father said.

Mercy is a blessing. God will show mercy to those who are kind.