Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 декабря 2019 08:13

«Гөлбакча» җимешләре. Ягодки «Цветущего сада». Fruit of Blossoming Garden.

«Гөлбакча» җимешләре Бу бакчага һәр баланың барасы килеп, ашкынып тора икән. Нинди бакча ул андый дисезме? Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 127 нче номерлы «Гөлбакча» исемле бик матур балалар бакчасы. Анда яшь, талантлы һәм тәҗрибәле тәрбиячеләр эшли. Бакча белән педагог Резеда Нәкыйп кызы Сәләхова җитәкчелек итә. «Гөлбакча» һәрвакыт гөлгә күмелгән...

«Гөлбакча» җимешләре

Бу бакчага һәр баланың барасы килеп, ашкынып тора икән. Нинди бакча ул андый дисезме? Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 127 нче номерлы «Гөлбакча» исемле бик матур балалар бакчасы. Анда яшь, талантлы һәм тәҗрибәле тәрбиячеләр эшли. Бакча белән педагог Резеда Нәкыйп кызы Сәләхова җитәкчелек итә. «Гөлбакча» һәрвакыт гөлгә күмелгән булсын өчен, барлык шартлар да тудырылган. Биредә интератив такта, мультимедияле проекторлар, компьютер классы, ком терапиясен үткәрү җиһазлары, музыка залы һәм тренажерлар, шулай ук степ бию җайланмалары белән җиһазландырылган спорт залы бар. Төрле түгәрәкләр эшләп килә: каратэ, спорт аэробрикасы, изодизайн студиясе, бию түгәрәге, инглиз теле, логик фикерләү. Балаларга экологик тәрбия бирүгә дә игътибар бирелә. Экология сукмагы, яшелчә түтәлләре, яшел даруханә почмагы, ясалма күлләвек булуы шул турыда сөйли. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә балалар рәхәтләнеп тикшеренү эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә. Кыскасы, «Гөлбакча» бакчасында нәниләр сау сәламәт булсын, киңкырлы үсеш алсын өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Бакчадагы гөлләрегез сулыкмасын, сабыйларыгыз белемле, тәрбияле, сәламәт булсын дип кенә телисе кала. Уңышлар сезгә!

 

Ягодки «Цветущего сада»

Представляете, все дети хотят ходить в этот детский сад! Интересно, что это за сад? Это красивейший «Цветущий сад» под номером 127, расположенный в Советском районе города Казани. Там работают опытные и талантливые воспитатели, а руководит детским садом Резеда Накиповна Салахова. Для того, чтобы в «Цветущем саду» дети росли и «расцветали» созданы все условия. Здесь есть интерактивная доска, мультимедийный проектор, компьютерный класс, устройство для проведения песочной терапии, музыкальный зал и тренажеры, спортивный зал с покрытием для степа. Дети с радостью посещают кружки по каратэ, спортивной аэробике, танцам, английскому языку, логическому мышлению, студию изодизайна. Уделяется внимание и экологическому воспитанию детей. В «Цветущем саду» есть экологическая тропинка, грядки с овощами, уголок зеленой аптечки, искуственный пруд. В старшей и подготовительной группе дети с большим азартом занимаются исследовательской деятельностью. Можно сделать однозначный вывод, что в «Цветущем саду» созданы все условия для поддержания здоровья и всестроннего развития детей. Желаем, чтобы в ваш сад только рос и расцветал! Успехов вам!

 

Fruit of Blossoming Garden

Can you imgaine, all children want to go to this kindergarten! What kind of remarkable kindergarten is it? It is the most beautiful Blossoming Garden #127, which is located in the Soviet District of Kazan. Experienced and talented educators work there. The head of the kindergarten is Rezeda N. Salakhova. There are all the necessary conditions for children to grow and “blossom”: an interactive board, a multimedia projector, a computer class, a device for sand therapy, a music hall, exercise machines and a gym with special floor covering for step-workout. Children enjoy attending extracurricular activities in karate, sports aerobics, dancing, classes in Engish, logical thinking, and a fine arts studio. Children receive environmental education as well. There is an ecological path in the Blossoming Garden, vegetable-beds, a green pharmacy corner, and an artificial pond. The elder and pre-school groups of children show great enthusiasm doing exploratory activities. We can say with certainty that all the things needed to support children’s health and holistic development are provided in the Blossoming Garden. May your garden grow and flourish! We wish you success!