Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 декабря 2019 12:29

Булачак укучыларда аралашу культурасы һәм үз-үзеңне дөрес тоту гадәтләре һәм күнекмәләре тәрбияләү

Бу чыгышымның башында бер халык мәкален искә төшереп үтәсем килә: “Үзең нинди-көзгең шундый”. Әйе, һәрбер кеше - тәрбиячеме ул, укытучымы, ата-анамы иң беренче итеп үзенең аралашу культурасын, инсафлылыгын, мөлаемлыгын, тәмле теллеген барлык кешелеклелек сыйфатларын күрсәтергә тиеш. Тәрбияче һәм ата-ана үзе яхшы, дөрес үрнәк күрсәткәндә генә бала тәрбияле, инсафлы, культуралы булып...

Бу чыгышымның башында бер халык мәкален искә төшереп үтәсем килә:

“Үзең нинди-көзгең шундый”.

Әйе, һәрбер кеше - тәрбиячеме ул, укытучымы, ата-анамы иң беренче итеп үзенең аралашу культурасын, инсафлылыгын, мөлаемлыгын, тәмле теллеген барлык кешелеклелек сыйфатларын күрсәтергә тиеш. Тәрбияче һәм ата-ана үзе яхшы, дөрес үрнәк күрсәткәндә генә бала тәрбияле, инсафлы, культуралы булып үсә ала.

Булачак мәктәп балаларында әдәплелек, аралашу культурасы, әхлак сыйфатлары тәрбияләү - иң җитди максатларның берсе. Чөнки балалар арасындагы төрле ямьсез күренешләрнең (дорфалык, ялган сөйләү, масаю, каты бәгырьлелек) көннән-көн ешая баруы берәүгә дә сер түгел. Шуңа күрә дә хәзерге көндә һәр ата-ананың, һәр педагогның алдында торган төп бурычы- балаларда шәфкатьлелек, өлкәннәрне хөрмәтләү, кешеләр белән әдәпче аралаша белү кебек матур сыйфатлар, күркәм гадәтләр тәрбияләү. Бер акыл иясе, тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш, дигән. Ә ата- ана үз баласы өчен иң беренче тәрбияче ул.      

Шунысы күңелне куандыра:  соңгы елларда гыйльми-педагогик җәмәгатьчелек балаларда әдәплелек тәрбияләү, үз-үзеңне дөрес тоту гадәтләре һәм күнекмәләре тәрбияләү эше белән ныклап кызыксына башлады. Бу- “Мәгариф” журналы битләрендә, төрле массакүләм-:мәгълүмат чараларында чагыла. Ләкин тәрбия эше гаиләдә, балалар бакчасында башлана бит. Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор 7 яшькә кадәр, чөнки нәкъ шушы чорда сабыйларыбыз бар нәрсә белән кызыксына, әхлак сыйфатларының нигезе дә шушы чорда салына.                                

“Гомеребезнең беренче җиде елында, - дип язган К.Д. Ушинский , - безнең хәтеребез бөтен калган гомеребездә дә үзләштереп бетерә алмаслыкмы үзләштерә”. Димәк, балаларыбызны чын культуралы кеше итеп күрәсебез килә икән, булачак укучыларда әхлак тәрбиясен аларның туган көненнән өйдә башлап, балалар бакчасында дәвам итәргә кирәк.

Билгеле инде, без тәрбиячеләрдән күп эш, хезмәт сорала. Дәресләрдә халык авыз иҗаты җәүһәрләрен- әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар, табышмаклар файдалану зур әһәмияткә ия. Шөгыль вакытларында безгә ярдәмгә авторлары К. В. Закирова, Р.В. Низамов булган “ Көч һәм рух тамырлары” хрестоматиясе, “Мәгариф” журналлары һ.б. килә.

Хәсәнова Гөлинә Кираметдиновна

Казан шәһәренең Яңа Савин районы 346 балалар бакчасының балаларга ана телен өйрәтүче тәрбияче