Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 сентября 2019 11:43

Ана һәм кыз

Җәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте... Иртәнге яшь кояш та таулар шикелле күкнең түренә сузылган кара-зәңгәр болытлар өстеннән ялтырап килеп чыкты. Аның яктылыгы шундый мул, нурларының түгелүе шундый дәртле, җитез иде, хәтта кояш үзе дә бу юмартлыгыннан тынычлыгын җуеп, урынында тик тора алмыйча тибрәнә...

Җәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте... Иртәнге яшь кояш та таулар шикелле күкнең түренә сузылган кара-зәңгәр болытлар өстеннән ялтырап килеп чыкты. Аның яктылыгы шундый мул, нурларының түгелүе шундый дәртле, җитез иде, хәтта кояш үзе дә бу юмартлыгыннан тынычлыгын җуеп, урынында тик тора алмыйча тибрәнә һәм бер кечерәйгәндәй, бер зурайгандай булып күренә иде. Аның әйләнәсендәге аксыл якты күк, алтын тузанында аунаган үтә күренмәле юка ефәкне кемнәрдер йөгерә-йөгерә җәйгән шикелле, һаман ачыла бара, һәм ераклашкан болытларның күкрәве аның өстен сыйпап, тигезләп үткәндәй тоела иде... Яңгырның соңгы тамчылары җиргә төшеп бетәргә өлгермәс борын, салават күпере дә калыкты. Аның бер башы тау итәгендәге сыек ак томанга төренгән иген кырына терәлгән, икенче башы, киң тугай аша дугаланып, Сакмар өстенә төшкән иде.

Рәхилә, ашыкмыйча гына килеп, урамга караган кечкенә тәрәзәне ачты. Өйнең бүрәнәләренә терәлеп үскән миләш агачының яфракларыннан берничә эре тамчы тәрәзә төбендәге гөлләр өстенә коелды. Бәбкә үләннәре остендәге, энҗе бөртекләре шикелле, нур чәчрәтеп уйнаган тамчыларның яктылыгы, яңгыр исе белән аралашып, ой эченә иңгәндәй булды... Кинәт кергән һавадан өй •гүрендәге агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды һәм аның эченнән хәлсез бер тавыш ишетелде: — Кызым...

Рәхилә, тәрәзәдән борылып, агач карават янына килде һәм акрын тавыш белән:

— Нәрсә, әни? — диде.

— Чыбылдыкны күтәр... Менә шулай... Чыбылдык эчендә, ике мендәр өстендә, үтә ябык авыру ана ята.

Ул кансыз юка иреннәре белән көчәнеп елмаерга тырышты, яртылаш ачык күзләрендә, әйтерсең кояшның бер бөртек нуры төште, аз гына җылылык белән елтыраган кебек булдылар. Ул, көрсенеп:

— Менә Алланың рәхмәтле яңгыры,— диде, һәм аның авыру күкрәгеннән сәламәт вакытындагы тавышы чыгып куйды.

Ана күптәннән каты авыру һәм ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә. Ләкин тыныч җан белән үлемне көткән бу авыру анада соңгы сулышыннан аерылу минутын кичектерү теләге бик көчле: ул улын көтә. Бердәнбер улының фронттан кайтуын, менә шул кечкенә ишектән иелә төшеп керүен, елмаеп янына килүен, «Әни!» дип дәшүен күрергә тели иде. Бу гади сагыну гына түгел, бу — үзеннән соң каласы тормышның дәвамын күрергә тырышу, һәр тамчы каны белән йөрәге аша үткән ана мәхәббәтен соңгы тапкыр актыгына кадәр улына бирү теләге иде. Ул белә: ана белән ир бала арасындагы мәхәббәт бервакытта да андый ачыклык һәм юмартлык белән тышка чыга алмый. Әгәр менә ир булып җитешкән улы һәрвакыттагыча буйсынып башын игән, тартынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән каршында басып торса, ул бары бер сүз — «балам» дип үрелеп, аның маңгаеннан үбәр иде...

Дәвамы бар

Әмирхан Еники