Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 октября 2019 13:25

Равил Фәйзуллин шигырьләре

Безнең ил Карталарда безнең илне Буяганнар алсуга. Чөнки кояш иртүк торып, Алсу утлы шардай булып, Иң башта бездә чыга. Сөт Сөтне сыер бирә икән, Әни шулай дип әйтә, Үзе иртүк бидон тотып Кибеткә ыгып китә. Көн дә – көн дә барып йөрү Кыендыр бит әнигә; Кибеттән алып сыерны Өйдә саумый...

Безнең ил

Карталарда безнең илне

Буяганнар алсуга.

Чөнки кояш иртүк торып,

Алсу утлы шардай булып,

Иң башта бездә чыга.

Сөт

Сөтне сыер бирә икән,

Әни шулай дип әйтә,

Үзе иртүк бидон тотып

Кибеткә ыгып китә.

Көн дә – көн дә барып йөрү

Кыендыр бит әнигә;

Кибеттән алып сыерны

Өйдә саумый соң нигә?

Курчакны юындырганда

Курчагымның битен юам,

Пычрак, шапшак йөрмәсен.

Ә сабынны бик аз сөртәм,

Күзенә керә күрмәсен.

Фоторәсем

Абый фоторәсем эәли

Караңгы бүлмәсендә.

Аның ясаган рәсеме

Чын кебек һәммәсе дә.

Ә мин яктыда ясап та,

Рәсемем начар чыга...

Әллә индек абый кебек

Ясыйсы караңгыда?