Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу…
Көмеш кадак, ука бау…
Яу син, яу, килеп кенә,
Тыпырдап биеп кенә;
Чамасын белеп кенә,
Җиргә ямь биреп кенә.
Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу…
Көмеш кадак, ука бау!
Яу син, яу көмеш булып,
Безгә гөлҗимеш булып,
Зәңгәр чәчәкләр булып,
Ал-кызыл мәкләр булып.
Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!
Көмеш кадак, ука бау…
Җиргә татлы дым булсын,
Игеннәр гөрләп уңсын,
Бар дөньяга нур бөркеп,
Туган җир балкып торсын!
Яңгыр, яу! (Резеда Вәлиева)