Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 июля 2020 11:12

Cәмига Сәүбанова иҗаты

Cәмига Сәүбанова 1946 елның 20 маенда Татарстанның Актаныш районы Югары Яхшый авылында туып-үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Хезмәт эшчәнлеге төрле тармакларга карый: авылда – клуб мөдире, район газетасында – тәрҗемәче, әдәби мөхәррир, мәктәптә – укытучы, балалар бакчасында – тәрбияче, заводта – эшче-аппаратчы. «Казан утлары»...

Cәмига Сәүбанова 1946 елның 20 маенда Татарстанның Актаныш районы Югары Яхшый авылында туып-үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Хезмәт эшчәнлеге төрле тармакларга карый: авылда – клуб мөдире, район газетасында – тәрҗемәче, әдәби мөхәррир, мәктәптә – укытучы, балалар бакчасында – тәрбияче, заводта – эшче-аппаратчы. «Казан утлары» журналында секретарь-машинистка булып эшли, Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәгендә – өлкән белгеч, «Татар иле» газетасында хәбәрче вазыйфаларын башкара. Балалар һәм өлкәннәр прозасы, драма әсәрләре яза. «Өметем зур минем», «Яшьлегемнең моңсу җыры», «Яңа ел кичендә», «Яктылык ничек тарала?», «Тылсымлы бакча», «Болытның койрыгы кайда?» һ.б. китаплар авторы. Матбугатта мәкаләләре даими басылып тора. 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.