Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 августа 2020 13:31

Шүрәле (Хикәя-табышмак)

Шүрәле (Хикәя-табышмак) Самат белән әнисе — икесе генә яшиләр. Әнисе район үзәгенә йөреп эшли. Иртән иртүк китә, кич соң гына кайта. Самат өченче сыйныфта укый. Укуы төштән соң. Әнисе аңа: «Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк», — дип тукып тора. Менә бүген дә кәҗә белән сарыкка печән салырга кушып китте. Әнисе...

Шүрәле (Хикәя-табышмак)

Самат белән әнисе — икесе генә яшиләр. Әнисе район үзәгенә йөреп эшли. Иртән иртүк китә, кич соң гына кайта. Самат өченче сыйныфта укый. Укуы төштән соң. Әнисе аңа: «Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк», — дип тукып тора. Менә бүген дә кәҗә белән сарыкка печән салырга кушып китте. Әнисе киткәч, малай рәхәтләнеп йокы симертте. Уянды. Ни саран кышкы кояш инде,ул да өйне нур­га күмгән. «Әйдә, Самат, уйнарга», — дип әйтүедер инде, тәгаен. Тик менә дәрескә әзерләнәсе бар. Әй, качмас өйгә бирелгән эш. Самат урамга сызды. Кәҗә белән са­рыкка да печән салып мәшәкатьләнмәде. «Ачтан үлмәсләр әле. Эшкә исә үскәч тә өйрәнергә була. Ул кәҗә белән сарыгын әйтер идем инде. Ничу ашатып яткырырга аларны?! Чыгарасы да җибәрәсе. Үз көннәрен үзләре күрсеннәр. Беткәнмени ферма тирәсендә ат чанасыннан коелып калган печән,сенаж-менаж,силос-милос. Йөрсеннәр шунда чемченеп». Малайның башында менә шундый уйлар кайнады.

Самат дусты Фәритләргә барып компьютерда уйнады. Аннары өенә кайтып, китап-дәфтәрләрен алды да мәктәпкә чыгып чапты. Ач кәҗә аны,абзар тәрәзәсеннән башын тыгып, моңсу гына озатып калды.

Малай мәктәптән кайтканда авыл ут алган иде инде. Малай курка-курка атлады. Тынлык. Җир йоклый әле,ак юрганын ябынып. Тизрәк яз җитсен, кошлар кайтсын иде. Җир уяныр иде. Саматларның өе авылның иң читендә булып, кайтып җитәрәк зирек­лекне үтәсе бар. Малай ул төштән бигрәк тә шүрли. Агачлар,ботак-сатаклар арасын­нан Шүрәле килеп чыгар кебек. Их, нишләп кояш төнлә дә балкымый икән?! Ай куып җибәрәдер аны. Ай һәм Кояш. Алар гел тарткалашып, ызгышып яшиләрдер кебек то­ела Саматка.

Малай зиреклекне исән-имин генә үтте. Кайтып җитеп, капка келәсенә үрелгән иде, ишегалдында кар шыгырдаган тавыш аны сагаерга мәҗбүр итте. Кем булыр? Әнисе эштән соң кайта. Өйдә ут юк. Шулай да йөрәксенеп капканы ачты. Ачса… Абау!.. Са­мат капканы кире япты да урам буйлап чабып китте. Ишегалдында күргәнен ул һаман әле башына сыйдыра алмый иде. Нәрсә булыр ул? Ике аягына баскан да тәрәзәгә су­зылган. Өй эчен күзәтә. Ак төстә. Бөтен тәне чат җон гына. Билендә җиргә кадәр асы­лынган шома капчык. Маңгаенда мөгезе дә бар иде бугай. Шүрәле шушы түгелме соң инде?! Саматларның өендә ни калган аңа?

Шүрәлене күрергә ярты авыл җыелды. Тик аның көн буена ач яткач, абзар тише­геннән шуышып чыгып, өй тәрәзәсенә печән өмет итеп сузылган бичара кәҗә булуы бик тиз ачыкланды. Капчыгы исә буш җилене икән. Эшкә иренгән Самат оятыннан, хурлыгыннан кәҗә шуышып чыккан шул тишеккә кереп качардай булды.

Фото: sptatar.com

Вакыйф Нуриев