Бүген – Балалайка көне, Белеп калыгыз шуны, Бик яратып уйный аны Халык музыкантлары. Балалайка бик борынгы Рус музыка коралы, Кыллары бары тик өчәү, Корпусы өч почмаклы. Балалайка уңай, диләр, Җиңел уен коралы, Бәйрәм итә икән аны Халык музыкантлары. Фәймә Зәйнуллина